Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА НИЧЕК МАТУР ҺӘМ ИРКЕН СӨЙЛӘШЕРГӘ: СӨЙЛӘМНЕ ҮСТЕРҮ ӨЧЕН 10 КҮНЕГҮ

Татарча сөйләшкәндә кайчак сүз тел очында гына тора, ләкин искә төшми. Яки фикер башта бар кебек, ә аны татарча матур итеп әйтергә кирәк булгач – «эээ… хәзер…» башлана. Дөрес әйтелеш һәм ачык дикция, әлбәттә, мөһим. Әмма сөйләм матур булсын өчен сүз байлыгы да, фикерне тиз формалаштыра белү дә кирәк.

Моның өчен дәреслек янында сәгатьләр буе утыру мәҗбүри түгел. Татарча сөйләмне көн саен берничә минутлык гади күнегүләр белән дә шомартып була.

Кирәкле сүзләрне эзлибез

Башта сүз запасын кузгатабыз. Максат – һәр ситуациядә бер үк сүзләрне кабатламаска һәм татар телендәге төрле сүзләрне актив куллана башларга.

 

1. Бер генә сүз төркеме белән сөйлибез

Берәр тема сайлагыз. Мәсәлән: «Минем ял көнем».

Башта аны бары тик исемнәр белән генә сурәтләп карагыз:

йокы, иртәнге аш, шәһәр, дуслар, кино, чәй…

Аннары шул ук теманы фигыльләр белән:

йокладым, тордым, ашадым, чыктым, очраштым, сөйләштем…

Соңыннан сыйфатларга күчәргә мөмкин:

тыныч, кояшлы, күңелле, озын, тәмле, көтелмәгән…

Мондый чикләү баш миен гадәттә кулланмаган сүзләрне дә эзләргә мәҗбүр итә.

 

2. Бер темага мөмкин кадәр күбрәк сүз табабыз

Бер тема сайлагыз: мәсәлән, «кеше холкы», «һава торышы», «тавышлар», «мәктәп», «хисләр».

Бер минут эчендә шул темага караган мөмкин кадәр күбрәк татарча сүз әйтергә тырышыгыз.

Мәсәлән, «хисләр»:

шатлык, борчылу, курку, үпкә, гаҗәпләнү, оялу, соклану, сагыну…

Беренче биш сүз җиңел табылыр. Ә менә аннан соң кызыгы башлана.

 

3. Тексттагы сүзләрне синонимнар белән алыштырабыз

Кыска татарча текст алыгыз һәм андагы кайбер сүзләрне шул ук мәгънәгә якын сүзләр белән алыштырып карагыз.

Мәсәлән:

матур – гүзәл – күркәм

тиз – ашыгыч – җитез

әйтте – сөйләде – белдерде

Ләкин бер шарт бар: җөмләнең мәгънәсе бозылмаска тиеш.

Бу күнегү сүзләрнең мәгънә төсмерләрен дә яхшырак тоярга өйрәтә.

Әзерлексез татарча сөйләргә өйрәнәбез

Сүзләрне белү – бер нәрсә. Ә аларны сөйләшкәндә тиз генә бер җөмләгә җыю – бөтенләй икенче осталык.

 

4. Алфавит буенча җөмлә төзибез

Җөмләдәге сүзләрнең беренче хәрефләре татар алфавиты тәртибендә килерлек итеп әйтеп карагыз.

Мәсәлән:

Айдар әкрен генә бүлмәгә вакытында килеп керде…

Беренче вакытта җөмләләр бик сәер дә килеп чыгарга мөмкин. Зыян юк. Монда төп максат – баш миен сүзне тиз эзләргә мәҗбүр итү.

Аннары бер җөмлә генә түгел, кечкенә тарих төзергә дә мөмкин.

 

5. Бер минут буе бер тема турында сөйлибез

Бер тема сайлагыз һәм таймерны бер минутка куегыз.

Мәсәлән:

– телефонсыз бер көн;

– минем идеаль каникулым;

– мәктәптә иң кирәкле предмет;

– ни өчен кешеләр музыка тыңлый;

– шәһәрдә яшәргә яхшымы, авылдамы?

Бер минут буе озын паузаларсыз татарча сөйләп карагыз.

Башта ук камил җөмләләр төзергә тырышмагыз. Иң мөһиме – фикер агымын өзмәү.

Бер минут җиңел була башлагач, вакытны ике-өч минутка арттырырга мөмкин.

 

6. Биш очраклы сүздән тарих төзибез

Китап яки журнал ачыгыз да аннан теләсә нинди биш сүз сайлагыз.

Мәсәлән:

автобус, алма, яңгыр, имтихан, песи.

Хәзер шушы биш сүз дә катнашкан кечкенә тарих уйлап табыгыз.

Мәсәлән:

Имтиханга барганда автобуска утырдым. Тышта яңгыр ява иде. Сумкамда бер алма бар. Тукталышта исә минем арттан бер песи ияреп килде…

Тарих никадәр сәеррәк булса да ярый. Максат – татарча фикерне тиз бәйләү.

 

7. Көтелмәгән сүзләрне сөйләмгә кертәбез

Бу күнегү өчен дус кирәк. Яки очраклы сүзләр генераторын кулланырга мөмкин.

Берәр тема турында сөйли башлагыз. Мәсәлән: «Минем хыялдагы сәяхәтем».

Ә икенче кеше һәр 15–20 секунд саен сезгә бөтенләй көтелмәгән сүз әйтеп торсын:

кишер!
ракета!
тәрәзә!
бабай!

Сезнең бурыч – шул сүзне шунда ук сөйләмгә кертеп, тарихны дәвам итү.

Мәсәлән:

Мин Истанбулга барырга теләр идем… Ракета дисезме? Әлбәттә, анда ракета белән барып җитсәк, тагын да кызыграк булыр иде…

Бу күнегү көтелмәгән сорауга җавап биргәндә югалып калмаска ярдәм итә.

Фикерне төгәл әйтергә өйрәнәбез

Татарча күп сүз белү генә җитми. Фикереңне эзлекле итеп аңлата һәм ни өчен шулай уйлавыңны әйтә белү дә мөһим.

 

8. «Артык» сүзне табабыз

Бер-берсенә мәгънәсе буенча якын дүрт сүз алыгыз.

Мәсәлән:

кыю, батыр, тәвәккәл, дуамал.

Кайсысы артык?

Бер генә дөрес җавап юк. «Дуамал» дияргә дә мөмкин, чөнки анда саксызлык төсмере бар. «Тәвәккәл» дияргә дә була – ул һәрвакыт батырлык дигән сүз түгел.

Иң мөһиме – җавапны аңлата белү:

«Минемчә, бу сүз артык, чөнки…»

Шул ук дүрт сүз белән икенче җавапны да дәлилләп карагыз.

 

9. Пауза ясарга өйрәнәбез

Сөйләшкәндә тынлык барлыкка килсә, аны еш кына:

«эээ…», «менә…», «теге…», «ничек әйтим инде…»

кебек сүзләр белән тутырабыз.

Ә чынлыкта кыска пауза күп очракта сөйләмне начарлатмый, киресенчә, ышанычлырак итә.

Берәр тема турында сөйләп карагыз һәм һәр тәмамланган фикердән соң махсус рәвештә бер-ике секунд туктагыз.

Тынлыктан курыкмаска өйрәнегез.

Пауза вакытында сез киләсе җөмләне формалаштырасыз, ә тыңлаучы алдагы фикерне кабул итеп өлгерә.

 

10. Үзебезне диктофонга яздырабыз

Монысы башта бераз уңайсыз тоелырга мөмкин. Ләкин бик файдалы.

Бер тема сайлагыз да бер-ике минут татарча сөйләп, үзегезне диктофонга языгыз.

Аннары тыңлагыз.

Үзегезгә сораулар бирегез:

– бер үк сүзне еш кабатлыйммы?

– русча сүзләрне кирәксезгә кушаммы?

– «эээ», «менә», «короче» кебек сүзләр күпме?

– җөмләләрем артык озын түгелме?

– фикерем аңлашыламы?

– кайсы сүзләрне татарча таба алмыйча тукталдым?

Барысын да берьюлы төзәтергә кирәкми.

Бер проблеманы гына сайлагыз. Мәсәлән: «Бу юлы „эээ“не киметергә тырышам».

Аннары шул ук тема турында тагын бер тапкыр сөйләп языгыз һәм ике вариантны чагыштырыгыз.

Татарча иркен сөйләшү өчен меңләгән сирәк сүз белү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме – белгән сүзләрне актив куллану.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев