«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» - 2024: КАЙДА, КАЙЧАН, НИЧЕК?
Татар дөньясында гадәттәгечә көзен шаулап үтә торган зур акция «Татарча диктант» көтелә. Ул кайда, кайчан була? Син бу зур дөньякүләм чарада ничек катнаша аласың? Бу сорауларга җавап пресс-конференциядә яңгырады.
Быел 8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе тугызынчы тапкыр узачак. Монда һәркем катнаша ала. Тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин. Оештыручыларга үз нокталарын билгеләп сайтта теркәлергә кирәк. Диктантны онлайн язучыларга да теркәлергә кирәк. Диктантны кәгазьдә язучыларга исә теркәлергә кирәкми.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов:
«Казандагы төп язу ноктасы – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залы. Анда якынча 300 кешегә урын булачак. Шулай ук Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Сайтта онлайн трансляцияне сәгать 10да ук башларга тырышачакбыз, ә «ТНВ» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында 10:00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында Гөлназ Сәфәрова алып барган диктант уку эфиры оештырылачак. Ул ТР Милли китапханәсендә яздырылды» дип белдерде.
Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнгән: катлаулы (Идел-Урал өлкәсе өчен), уртача (РФ төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен) дәрәҗәләр.
Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек;
Уртача дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек;
Җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек.
«Татарча диктант – 2024» акциясенең кураторы Амил Нур:
«Әлеге чарада диктант язып кына калмыйк, танышыйк, аралашыйк. Диктант күрешер өчен бер мөмкинлек булып торсын» диде.
Шулай ук быел диктантның критерийлары йомшаграк булачагын да әйтте: бер орфографик хата булса да, «5»ле билгесе алып булачак. Әмма бөтенләй хатасыз язучылар үпкәләмәсен өчен, аларга «5+» дигән билге кертеләчәк
Быел беренче тапкыр диктантны латин әлифбасында язарга мөмкин булачак. Аның өчен Tatar Grammar берләшмәсе «Агыйдел» хикәясеннән өзекне латин әлифбасына күчерде. Бу, беренчедән, башка илләрдә яшәүче милләттәшлеребез өчен эшләнә.
Син дә «Татарча диктант – 2024» акциясендә катнаш, яме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев