Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАР ҖЫРЫ-2023» НӘРСӘ БЕЛӘН ИСТӘ КАЛАЧАК?

Традиция буенча декабрь уртасында җыр-моң, зәвык һәм көтелмәгән чыгышлар бәйрәме уза. 24нче «Татар җыры» фестивале быел И. Шакиров исемендәге концертлар залын гөрләтте!

«Танылган җырчыларыбыз Хәния апаларны тыңлап үскән балалар бит без. Кечкенә вакытта «бәлки миңа да «Татар җыры» сәхнәсендә басып тору насыйп булыр?!» дип уйлап та карамаган идем. Безне телеэкраннар аша күзәтеп баручы яшь башкаручылар зур үрләр яулауны максат итеп куйсыннар иде», – дип шатлыгы белән бүлеште тәүге тапкыр фестивальдә катнашучы Зөлфирә Мирзаянова.

Сүз уңаеннан, быелгы концертта дебют ясаучы җырчылар шактый иде. Сокландыргыч гаилә – Мирзаяновлардан тыш, көчле тавышлы Гөлназ Асаева, дәртле Рәфис Кәлимуллин, нәзәкатьле Алия Төхвәтуллина, татар эстрадасына ташкын булып ургылып килеп кергән Альберт Вәлиуллин, моңлы Сиринә Зәйнетдинова һәм Илназ Сафиуллинның әтисе, бик күп популяр җырлар авторы Зиннур әфәнде беренче тапкыр алтын барс сынына ия булды. 

«Барс медиа» компаниясе тарфыннан уздырылучы әлеге грандиоз чара быел нәрсә белән истә калачак? Бу сорауга җавап табарга тырышырбыз. Беренчедән, тамашачылар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде һәм, искәртеп узарга кирәк, әлеге чараны ул ахырына кадәр карап бетерде (!). Икенчедән, афишада һәм хәтта журналистлар өчен бирелә торган пресс-релизда Салават Фәтхетдиновның исеме күренмәде. Шуңа күрә легендар җырчыбызның кинәт кенә сәхнәдә пәйда булуы үзенә күрә бер «сюрприз» иде. Шулай ук, Зөлфәт Хәким һәм Идрис Газиев кебек җырчыларыбызның концертта чыгыш ясаулары көтелмәгәнрәк хәл буларак кабул ителде.

Фестивальдә тамашачылар игътибарын образ белән җәлеп итүчеләр дә шактый иде. Әйтик, Марат Яруллинның берәүнекенә дә охшамаган текә кыяфәте, Зөлфирә Мирзаянованың туйдагы кәләшне хәтерләтүче ап-ак озын күлмәге, Эльмира Кәлимуллинаның үзенчәлекле өс киеме һәм Илнат Фәрхуллинның баштан-аяк кап-кара образы күпләрне шаккаттырды. Гомумән, хастаханәдән әле күптән түгел генә чыккан Илнатның сәхнәдә сикереп биеп-җырлап йөрүе тамашачыда шок тудырды...

«Татар җыры»ның рекордсмены, 24 алтын барс иясе Айдар Галимов һәм Филүс Каһиров иң күп җыр белән чыгыш ясаучылар буларак истә калачак. Яраткан җырчыларыбыз тамашачыларга өчешәр музыкаль композиция бүләк итте. Филүс хәтта дүртенче итеп Марат Галимов белән дуэтта «Туган телем» дип аталган җыр башкарды һәм шул рәвешле татар җырын, татар моңын яратучыларны бер урынга җыйган 24нче «Татар җыры» фестиваленә нокта куйды.

Язмабызны исә Айдар абый Галимовның сүзләре белән йомгаклыйсы килә: «Үз өлкәбездә барыбызга да матур рекордлар куярга язсын. Яңа үрләргә омтылыйк!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев