Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР КОНТЕНТЫН ТӨШЕРҮЧЕ ЯШЬ ЕГЕТЛӘР

Хәзерге вакытта татар телендә контент төшерүчеләр бермә-бер артып китте. Алар арасында яшьләр булуы бигрәк тә куандыра. Без исә моның белән шөгыльләнүче блогер-егетләргә берничә сорау бирдек.

ХИСМӘТОВ КӘРИМ, 17 яшь, (TikTok – khisma16):

– Үз блогыңны алып баруда сине нәрсә илһамландыра?

– Мине үземнең яраткан эшемдә шәхес буларак үсү теләге илһамландыра. Дусларым һәм әти-әниләрем ягыннан ярдәм шулай ук минем өчен бик мөһим. Татарлар үз менталитетларын онытмасыннар һәм кем булулары белән горурлансыннар өчен  мин үз мәдәниятебезне алга этәрергә телим. Чөнки мин үзем дә аның белән бик нык горурланам!

– Үз блогын үстерергә теләгән егетләргә син нинди киңәш бирә аласың?

– Иң мөһиме теләк һәм мотивация булу дип уйлыйм. Бу, әлбәттә, яшь блогерлар максатлар куйсын һәм аларга бернигә дә карамастан ирешсен өчен кирәк. Күтәрелүләр һәм төшүләр булачак. Башкаларны түгел, ә үзегезнең эчке тавышыгызны тыңлагыз, барысы да килеп чыгачак!

 

ИЛЬЯС ГАЛИЕВ, 21 яшь, (TikTok – tatarin_116):

Үз блогыңны булдыру идеясе ничек килде?

– Бу 2019 елда булды, мине озак вакыт дусларым контент төшерә башларга күндердерә килделәр. Шулай итеп мин тәвәккәлләдем һәм башладым, ә хәзер инде блогтан башка яши дә алмыйм кебек. Бу мавыктыргыч шөгыль, һәрвакыт күбрәк һәм тагын да күбрәк телисең. Шулай китте дә, хоббидан – яраткан эшенә. Кайвакыт блогта тел югала бару турында кебек тирәнрәк темалар да күтәрелә. Шуңа күрә кайбер видеоларны тулысынча татарча эшлим.

– Үз блогын үстерергә теләгән яшьләргә син нинди киңәш бирә аласың?

– Берьюлы ниндидер зур нәтиҗәләр ясамаска һәм көтмәскә. Билгеле бер видеоларга өметләр багламагыз, беренче чиратта үзегез өчен һәм курыкмыйча эшләгез. Әгәр сез аны чын күңелдән эшлисез икән, һәр контентка тамашачы табылачак!

ГАЛИЕВ КАМИЛ, 17 яшь, (TikTok – 15kama15):

– Ни өчен син нәкъ менә татарча контент төшерергә булдың?

– Безнең заманда милләтләре «татар» булуга карамастан, кешеләр татар телендә аз аралаша. Шул уңайдан мин кешеләргә милләтебезне, гореф-гадәтләребезне онытмауларын җиткерергә һәм күрсәтергә телим.

– Үз блогын үстерергә теләгән егетләргә син нинди киңәш бирә аласың?

– Иң мөһиме канал тематикасын билгеләү. Күңелегезгә яткан темалар турында сөйләгез, кешеләр сезнең постларны түземсезлек белән көтсеннәр өчен илһамландырыгыз.

Фото: Freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев