ТАТАР ГАИЛӘЛӘРЕН ТУПЛЫЙ ТОРГАН ПРОЕКТ
Татар гаиләләрен 2 июнь көнне «Туган авылым» ресторанында «Алмаш» проекты җыйды. Әлеге бәйрәмнең ничек узуы, проектның максатлары турында язмадан укый аласыз.
Чара Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән икенче мәртәбә үткәрелә.
«Казан Мэриясе белән берлектә шактый милли проектлар оештырабыз», – дип сүзен башлады «Алмаш» проектының кураторы Айсылу Лерон.
«Алар арасында «Хәрәкәттә-бәрәкәт», «Әминә», «Үз телем», «Гәүһәр» һәм башкалар бар. Уйладык-уйладык та, шушы проектларны берләштереп, зур бәйрәм оештырырга булдык. Башка милли проектларны да куштык. Максатыбыз – татар гаиләләре өчен җыен уздыру. Биредә татар җанлы, милли үзаңны тәрбияләргә теләгән гаиләләр очраша. Махсус сайлап алынган гаиләләр юк, без аларны чакырабыз. Мәгълүматны таратабыз һәм алар үз теләкләре белән киләләр. Проектның исеме дә – «Алмаш», чөнки без үзебезгә алмаш, яңа буын әзерлибез. Киләчәктә ел дәвамында ешрак уздырырга һәм тематик яктан да юнәлешләр буенча эшләргә теләк бар», – диде ул.
Бәйрәмне Бахлар гаиләсе матур чыгышлары белән ачып җибәрде. Шулай ук балалар һәм әти-әниләр өчен татар телендә төрле интерактивлар, остаханәләр әзерләнгән иде. Әйтик, микробиология, кул эшләнмәләре ясау, чәк-чәк пешерү буенчамастер-класслар. Балалар үзләренә ошаган юнәлешне сайлап алып, күп мәгълүмат туплап кына калмыйча, үз куллары белән эшләп карадылар.
Шулай ук психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиевадан альфа һәм зумер буыннары турында лекция оештырылды. Белгеч белән хәзерге заман балаларына дөрес тәрбия бирү, аларны аңлау турында әңгәмә алып барылды.
Бәйрәм истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә-бәрәкәт» биюләре белән тәмамланды.
Фото: Алсу Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июня 2026 - 10:20
ЧАЛЛЫДА VI ФӘН ҺӘМ ТЕХНИКА ФЕСТИВАЛЕ НИЧЕК ҮТКӘН?
-
2 июня 2026 - 10:31
Татарстанда 120дән артык укучы «Мәктәп бизнес-старты» финалында катнашты
-
1 июня 2026 - 14:38
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
Нет комментариев