Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАРУ» ПИДЖИНЫ...

Күптән түгел башкалабызда Татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиада узды. Бу олимпиадада мин күп кенә чит илдә торып та саф татар телендә сөйләшкән укучылар белән таныштым. Танышуын таныштым да... Әмма иң кызыгы менә нәрсә: рус телендә бер сүз дә белмәгән укучылар белән сөйләшүе үземә  авыр булды, чөнки сөйләмгә бер генә рус сүзен кертсәң дә, аралашучың сине аңламый, шуңа аның мәгънәдәш сүзләрен эзли башларга туры килә. Шушы вакыйгаларга бәйләп, сезгә хәзерге сөйләм теленең «байлыгы» турында сөйләп китәсем килә.

Нәрсә соң ул пиджин? Пиджин – туган булмаган яки үзара аңлашылмый торган телләрдә сөйләшә торган, әмма теге яки бу объектив ихтыяҗлардан чыгып, бер-берсе белән даими рәвештә элемтәдә тора торган ике яки аннан да күбрәк этник төркемнәр арасында аралашу чарасы буларак гадиләштерелгән тел (Википедия буенча). Әгәр пиджин күп кешеләр тарафыннан туган тел буларак куллана башлый икән, ул креол теле дип санала башлый.

Иң танылган креол телләренең берсе – ток-писин. Бу тел Папуа-Новая Гвинея илендә берничә тел белән рәттән рәсми телләрнең берсе булып тора. Ул инглиз теленә нигезләнгән. Шулай итеп, кайсыдыр дәрәҗәдә хәзерге яшьләр сөйләмен дә пиджин буларак карарга була («тару» – татарча-русча пиджин – автор уйлап чыгарган термин – Н.В.).

Хәзерге сөйләм телебезгә татар белән рус сүзләрен кушып сөйләшү, татар грамматикасы белән рус грамматикасын куллану хас. Мәсәлән, минемчә, иң кулланылган рус алынмаларының берсе – ул ну кисәкчәсе: "Ну, булдыргансың син!", дибез. Шулай ук күпчелек бәйлекләр, ымлыклар,кисәкчәләр һәм теркәгечләр рус теленнән кергән: "Если син укысаң, син акыллы булачаксың". Ә менә сүзләр составы ягыннан саннар төрле: җөмләдә рус сүзләре булып, грамматик яктан татар теле өстен итәргә мөмкин. Типик (мәсәлән, бу сүз рус теленә тәрҗемә иткәндә – типичный, ягъни рус-европа алынмасы, ә морфемалар составы ягыннан караганда башка алынмалар кебек үк ясалган сүз – синтетик, аналитик һ.б.) татар җөмләләре: "Син когда киләсең?", "Вот когда син бөтен әйберне беләсең, сиңа берни дә куркыныч түгел", "Ну вот как син думаешь, ул җиңәрме?" һ.б.

Күрәсездер: татар теленең лексик составы гына түгел, ә грамматик составы да пычрана, шуңа күрә без татар телен якларга, аны бозмаска тиешбез. Әлбәттә, һәр телдә дә алынмалар бар, әмма һәр тел дә үзенең сафлыгын, камиллеген сакларга тиештер, дип саныйм. Шул максаттан, әйдәгез, чын татарча сөйләшик, татарча яшик!

Нәфисә Вәлиева, Актаныш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев