Бу – тема!
"ТӨРКИЛӘР МИРАСЫ"НА СОҢГА КАЛМА!
«Төркиләр мирасы» Бөтенроссия яшьләр форумы катнашучыларын сайлап алуга старт бирелде. Анда син дә катнаша аласың! Чара 10-14 сентябрьдә үтәчәк.
Әлеге форум – төрки халыкларның тәҗрибәләре белән бүлешү өчен Россиядәге бердәнбер мәйданчык. Ул яшьләр арасындагы халыкара мөнәсәбәтләрне гармониядә тоту, Россия халыклары мәдәниятен үзара баетуны күз алдында тота.
– Быелдан башлап әлеге чара «Милли дәүләт сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программасына кертелде. Форум тематикасы безнең агентлык эшчәнлегенең төп юнәлеше – гомумгражданнар бердәмлеген формалаштыру белән бәйле, – ди Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.
«Төркиләр мирасы» ике этапта уза. Төбәк этаплары инде старт алды. Аның нәтиҗәләре буенча Россиянең 15 төбәгеннән делегацияләр тупланачак. Нәкъ менә аларга форумда катнашу бәхете тәтеячәк.
Катнашучылар өчен белем бирү һәм мәдәни программа әзерләнә. Анда һәркем төрки халыкларның тарихы, көнкүреше, йолалары белән таныша ала. Яңа идеяләр, проектлар – боларның барысын да чит төбәкләрдән килгән яшьләр тәкъдим итәчәк. Шулай ук катнашучыларны мәдәният, фән, бизнес эшлеклеләре белән очрашулар да көтә. Алар яшьләр белән уңыш серләрен бүлешәчәк.
Әгәр узган елны чара Башкортостанда узса, быел ул безнең республикада оештырыла. Анда 18-30 яшьтәге егет-кызлар катнашырга мөмкин. Гаризалар 4 августка кадәр кабул ителә. Аны интернет аша да җибәрергә мөмкин.
Чараны Милләтләр буенча федераль агентлыгы Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә оештыра. Аны уздыруга республикабызның Яшьләр асамблеясе, Мәдәният, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары да күп өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
Нет комментариев