Бу – тема!
ТӘНӘФЕСЛӘР ОЗЫНАЯ?
Бу мәсьәлә укучылар, укытучылар яки ата-аналар таләбе дә түгел. Ә Роспотребнадзорныкы! Әйе-әйе, укучыларның тәнәфесләре тагын да озынрак булуын нәкъ менә шушы оешма тели. Чөнки... укучылар мәктәп ашханәсенә килеп җиткәнче, аш суына икән. Шул сәбәпле, кайнар ризыктан баш тартучылар арта.
Ике сменада эшли торган мәктәпләрдәге ашханәләрдә урын җитмәү проблемасы бар. Ә уку расписаниесендәге тәнәфеснең вакыты ашханәдә ашап өлгерергә җитми икән.
– Без мәктәп ашханәләрендә ризыкның алдан таратылып куюын күрәбез. Бу ризыкларның суынуына китерә, шул сәбәпле балалар аннан баш тарта. Хәзер тәнәфесләрне озынайту өчен уку расписаниесен үзгәртү, мәктәп ашханәләрен төзекләндерү, җиһазландырып бетерү мәсьәләсе калыкты, – ди Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина.
Әлеге сорауны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына юллаганнар.

Бу – кызык!
· Татарстан мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучыларының 98 проценты кайнар ризык белән туклана.
· Олырак сыйныф укучыларының 96 проценты ашханәдә кайнар ризык ашый.
· 45 меңнән артыграк укучы соңгы өч елда мәктәптә ике тапкыр туклана башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
Нет комментариев