Бу – тема!
СУШИ-ТОРТ РЕЦЕПТЫ
Суши, роллылар ашарга һәркем ярата. Ләкин гел кафе-рестораннарда йөреп булмый бит. Өйдә тәмле һәм җиңел ясала торган суши ашыйсыгыз килә икән, бу рецепт сезнең өчен. Духовкада пешә торган запеканка рәвешле суши-торт!
- Түгәрәк дөгене суда пешереп сөзәбез. Ул изелеп бетәргә тиеш түгел. Форманың төбенә иң беренче шуны җәябез.
- Краблы таякчыкларны турыйбыз яисә кул белән җепселләргә бүлгәлибез дә, майонез яки эремчекле (творожный) сыр белән бутыйбыз. Дөге өстенә сылыйбыз. Бу этапта, бик бай булсагыз, кызыл балык та турап өстәргә була.
- Гади кибетләрдә сатыла торган соуслы икраны, кырылган сыр, сарымсак һәм майонез белән бутыйбыз. Бу – киләсе катлам булачак.
- 20 минутка 180°С духовкага пешергә куябыз. Сырлы катлам матур булып кызарып чыгачак.
- Алгач өстенә бераз терияки соусы һәм кунжут сибеп бизибез.
- Суши зурлыгында бәләкәй кисәкләргә бүлеп, нори яфрагына кашык белән алып куеп, тәмләп ашыйсы гына калды.
- Барсы да бик гади һәм җиңел. Тәмле булсын!
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев