Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТ ЧОРЫН НИЧЕК ҮТКӘРЕРГӘ?

Студентлык чоры – тормышыбыздагы иң кызыклы, иң рәхәт, әмма шул ук вакытта иң җаваплы чор. Ул диплом өчен генә көне-төне уку вакыты да, бөтен әйбергә битараф булып, йоклап йөрү вакыты да түгел. Ул – яңа танышулар, яңа кызыксынулар, яңа җиңүләр һәм җиңелүләр, ә иң мөһиме – үзеңнең киләчәгеңә һәм карьераңа нигез салу вакыты.

Әмма студент булуның рәхәт мизгелләрен төрле кеше төрлечә үткәрә. Берәүләр тулаем укуга бирелгәннәр, аларга дәресләрдән тыш чаралар бөтенләй дә кирәкми, бары тик сессиянең «5»легә генә ябылуы, дипломның кызыл булуы гына кирәк. Мондыйларны бүгенге көндә сирәк очратырга була, миңа калса. Әмма алар юк түгел. Икенчеләр исә – тулысынча капма-каршы. Болары я армиягә китмәс өчен, я әти-әни кушуы буенча гына кергәннәр һәм монда нәрсә эшләп йөргәннәрен дә тулысынча аңламыйлар. Аларга бернәрсә дә кирәкми, иң мөһиме укудан гына куып чыгармасыннар, ә моның өчен сессияне ничек тә булса ябарга кирәк. Өченче тип студентлар бар якны да кайгыртырга тырышалар. Уку да әйбәт кенә барсын, төрле чараларга да чакырып торсыннар. Барысына риза, барысын да эшләргә әзер! Әле болар каяндыр буш вакыт табып, эшкә дә урнашалар. Бу иң авыр юлларның берсе, минемчә. Ләкин студентлык чорының тәмен, бар ләззәтен тою өчен нәкъ менә шушы вариантны сайларга кирәк. Һәрвакыт барысы да идеаль бармас, әлбәттә, бөтен әйберне ташлап каядыр качу теләге дә уянырга мөмкин. Әмма күпме әйбергә өйрәнәсең, күпме кешеләр белән танышасың, иң рәхәте шул бит аның.

Мәктәп вакытында бар укытучының да «уку, уку, уку» диюләре әле дә истә. Хәтта кемдер укуга зыян килә дип, спорт секцияләренә, төрле иҗади түгәрәкләргә дә йөрергә рөхсәт итми бит. Бу бигрәк тә башлангыч сыйныфларда күренә. Күпмедер дәрәҗәдә шундый контроль дөрестер дә, ләкин тулаем түгел. Ә студент чорда бөтенләй икенче очрак. Әйе, монда да күпләр «иң мөһиме – уку» дияргә ярата. Әмма укып кына ятып булмый бит. Яшәргә дә кирәк!

Үземнең шәхси тәҗрибәм белән бүлешергә телим. Мин алда әйтелгән өч юлның соңгысын сайлап, шуннан тайпылмаска тырышучы егет. Мәктәп чорында да барысын бергә параллель рәвештә алып барырга тырыштым. Ә студент булгач, башкача баруның мөмкин түгеллеген аңладым. Нәрсә генә дисәң дә, хәзер үзеңне күрсәтмәсәң, укып бетергәч инде соң булырга мөмкин. Бу 100 процент шулай дип әйтә алмыйм, төрле очраклар була. Әмма күпме иртәрәк үзеңне үстерә, күрсәтә башласаң, шул кадәр әйбәтрәк, миңа калса.

Тәк, фәлсәфәне туктаттык. Кире үз тормышыма әйләнеп кайтам. Укый башлагач ук, «Мизгел» яшьләр театрына язылдым. Монда килү теләге мәктәптә үк бар иде. Шуңа да иң беренче эш итеп шушы максатны тормышка ашырдым. Ярый, татарча спектакльләр өйрәнү, чараларда чыгыш ясау турында уйлаган идем инде. Әмма беренче курс ахырында рус дөньясына дәшә башладылар. Беренчеләрдән булып, «Студентлар язы» («Студенческая весна») фестивалендә катнашырга чакырдылар. Минем рус теле белән дуслык шуның кадәр генә. Ә монда бер күренеш куярга кирәк иде. Әле җитмәсә, бер таныш кеше дә юк бит анда, оештыручыларның берсен дә белмим. Авыр булса да, ризалаштым. Һәм ярый кире какмаганмын әле! Фестивальдә үзебезнең институт исеменнән концертны күрсәтеп бетергәч, шатлыктан күз яшьләре бәреп чыкты бит, ә! Чыгыш ясаганнан соң мондый эмоцияләрнең булганы юк иде әле.

 Хәзер институтның татар өлешен генә түгел, русларны да шактый беләм. Ә бу бит бик мөһим, киләчәктә нәрсәнең ничек борылып, кайсы якка кереп китүен кем белсен. Нәрсә әйтергә теләдем мин моның белән, курыккан җиргә барырга кирәк икән. Авыр булачак, моны берәү дә кире какмый. Әмма хис-кичерешләр, хатирәләр бу авырлыкларның барысын да каплый. Бөтенләй таныш булмаган команда (дөресрәге, алар бер-берсен яхшы белә, мин генә читтән килеп кергән бер кош кебек идем) белән уртак тел табып, уртак проект булдыру тагын да кызыграк икән ул.

Мондый очракларны тагын китереп була әле. Әмма күңелдә уелып калганы, бүгенге көндә дә искә төшереп утырырга яратканы шунысы.

Студент чоры чыннан да әйтеп бетергесез рәхәт, самими вакыт икән ул. Сораулар, авырлыклар, проблемалар да шактый, алардан башка кызык та булмас иде. Иң мөһиме – әлеге мизгелләрнең рәхәтен тоеп, бар мөмкинлектән файдаланып яшәргә, укырга, үсәргә. Бер җирдә күреп алсалар, тагын чакырачаклар – һәрвакыт диярлек үтәлә бу принцип. Шуңа да һәр чыгышны, һәр эшне 100 процент бирелеп башкарырга кирәк. Шулай тегендә-монда катнашып йөрсәң, күп акчалы берәр бик шәп эшкә дә чакырып куюлары ихтимал. Шуңа игътибарлы булуыгыз сорала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан