СТИВ ДЖОБС КЕБЕК ЧЫГЫШ ЯСАУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Аның кебек чыгыш ясау өчен нинди кагыйдәләргә колак салырга кирәк? Әлеге сорауга җавап безнең язмада.
1. Кәгазьдәге планнан башла. Стив Джобс чыгышка әзерләнүне һәрчак кәгазьгә план язудан башлаган.
2. Визуаль слайдлар яса. Презентацияне текст белән тутыру мәҗбүри түгел. Бары төп идеяне тәкъдим итү дә җитә.
3. Twitter-башисемнәр. Стив Джобс фикеренчә, слаидлардагы башисем Twitterдагы хәбәрдән дә озынрак булмаска тиеш. Шул очракта ул яхшы аңлашылачак һәм истә калачак.
4. Репетиция. Стив атналар буе бары чыгышка гына әзерләнгән. Сөйлисе сүзләрен кабатлаган, интонация, пауза, жестларны өйрәнгән.
5. Энтузиазм күрсәт. Стив Джобс үз продуктына гашыйк икәнлеген, эше өчен янып торуын күрсәтә алган.
6. Чыгышыңны шаяру белән үреп алып бар. Мондый чыгыш вакытында киеренкелек тә булмас, тыңлаучылар да кызыксыныбрак тыңлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев