СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ БЕЗГӘ НӘРСӘ БИРӘ?
«Сәламәтлекне ныгыта», – диярсез сез. Дөрес, әмма спортның моннан тыш та файдалы яклары бар икән бит! Хәзер сөйлибез!
1. Сәламәтлек. Әйе, спорт белән сәламәтлек төшенчәләре һәрчак янәшә атлый. Әмма күпләр спорт белән шөгыльләнүне бик авыр бер нәрсә итеп кабул итә. Андыйларга нибары үз күңелләренә хуш килгән спорт төрен генә табарга кирәк. Спорт бит ул йөгерү дә, бию дә, урам буйлап атлау да була ала.
2. Шәп кәеф. Спортның стресска каршы тора алуын күпләрнең ишеткәне бардыр. Нервларыгыз какшаса, берәр нәрсә борчыса, спорт белән шөгыльләнеп алыгыз. Авыр уйлар үзләреннән-үзләре юкка чыгар.
3. Креативлык. Илһам юк... Иҗат кешеләре өчен таныш халәт бу. Мондый очракта да спорт ярдәмгә килә. Чөнки спорт белән шөгыльләнгәндә баш миенә кислородка байый. Ә димәк, яңа идея, яңа уй-фикерләр дә киләчәк!
4. Шәп фигура. Күпләр башкаларның матур буй-сыннарына карап: “Эх, минем дә фигурам шундый булсын иде!” – дип кызыга, әмма шундый булсын өчен үзе кыл да кыймылдатмый. Һәр нәрсә өчен тырышлык кирәген дә онытмасак иде.
5. Ял. Эшләре баш мие эшчәнлегенә корылган кешеләргә спорт белән шөгыльлүнү аеруча кирәк. Чөнки алар бары шулай гына ял итә ала. Гомумән, иң шәп ял – ул спорт. Сынап карагыз!
6. Үзбәя. Расланган факт: спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең үбәяләре башкаларныкына караганда күпкә югарырак.
7. Ихтыяр көче. Спорт җиңел генә бирелми. Ул көчле, артка чигенми торган, максатчан кешеләрне ярата. Әмма шунысы бар: спортта бирешмәүчеләр томышта да бирешмәячәк. Спорт ихтыяр көче тәрбияләргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев