Бу – тема!
ШОКОЛАДЛЫ «ЛАВА» ДЕСЕРТЫ
Шоколад көне уңаеннан катлаулы торт пешереп мәшәкатьләнергә кирәкми: кайчак иң тәмле десерт бер стакан эченә дә сыя. Печенье валчыгы, йомшак крем һәм җылы шоколад «лавасы» кушылган бу десерт тиз әзерләнә, матур күренә һәм беренче кашыктан ук кәефне күтәрә.
Кирәк була:
200 г печенье
2 аш кашыгы какао
1 банан
100 г йогурт яки каймак
50-70 г шоколад
2-3 аш кашыгы сөт
җиләк-җимеш, чикләвек яки кокос вагы – бизәү өчен
Ничек ясарга:
- Печеньены вакларга. Аны какао белән болгатырга.
- Бананны изеп, печенье катнашмасына кушарга. Куе масса килеп чыгарга тиеш.
- Аерым савытта шоколадны сөт белән эретергә. Микродулкынлы мичтә 20-30 секунд җылытырга мөмкин, аннары болгатырга.
- Стакан төбенә печенье массасын салырга.
- Өстенә йогурт яки каймак өстәргә.
- Уртага җылы шоколад агызырга.
- Тагын печенье валчыгы, җиләк яки чикләвек белән бизәргә.
Лайфхак: Десертны 10 минутка суыткычка куеп алсаң, катламнары матуррак була. Ә шоколадны җылы килеш салсаң, «лава» эффекты яхшырак чыга – шоколад агып чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
11 августа 2026 - 15:29
КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
-
11 августа 2026 - 15:11
БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев