«СОЮЗМУЛЬТФИЛЬМ» СТУДИЯСЕНӘ 90 ЯШЬ: ЯРАТКАН МУЛЬТФИЛЬМНАР ТУРЫНДА 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
10 июньдә атаклы «Союзмультфильм» студиясе туган көнен билгеләп үтә — аңа 90 яшь тула. Бу бәйрәмгә экранда таныш геройлар белән очрашып кына түгел, алар турында кызыклы фактлар белеп тә кушылырга мөмкин.
№ 1: Иң озын мультфильм
1975 елда төшерелгән «Конёк-Горбунок» мультфильмының режиссёры Иван Иванов-Вано 70 минуттан артык дәвам иткән беренче совет анимация фильмын иҗат итә. Иван үзе студиядә 51 ел эшли: ул анда студия оешкан көннән алып гомеренең ахырына кадәр хезмәт куя.
№ 2: Иң күп бүләк алган мультфильм
Энәләргә төренгән кечкенә гизәр — Юрий Норштейнның «Ёжик в тумане» мультфильмы — 35тән артык илкүләм һәм халыкара премиягә лаек булган. Юкка гына түгел: бу тарих, аны йөзенче тапкыр карасаң да, күңелгә үтеп керә.
№ 3: Иң эшчән режиссёр
Вячеслав Котёночкин 60тан артык эш куярга өлгергән. Аларның күбесен сез бик яхшы беләсез: «Ну, погоди!», «Котёнок с улицы Лизюкова», «Попался, который кусался!». Үз эшеңне ярату, һичшиксез, көч өсти.
«Союзмультфильм» яңа «Ну, погоди!» мультфильмында песи баласын кем тавышландырачагын игълан итте
№ 4: Иң озын гомерле цикл
Карусель, карусель — һәркем өчен шатлык... Бу юллар сезгә танышмы? «Весёлая карусель» 1969 елда чыга башлый. Бүгенге көндә бу циклда 150дән артык мультфильм бар, алар өстендә якынча 200 режиссёр эшләгән. Әйткәндәй, Бүре белән Куян да беренче чыгарылышта ук булган. Карасагыз, гаҗәпләнмәгез: анда алар бөтенләй башкача күренә.
№ 5: Иң популяр мультфильмнар
Студиянең яңа проектлары — «Оранжевая корова», «Зебра в клеточку» һәм «Простоквашино» — 2020 елда балалар каравы рейтингында лидерлар булды.
№ 6: Иң сериаль герой
Барлык персонажлар да шунда ук франшиза геройларына әйләнми. Беренче «сериаль» герой Мурзилка була! Ул тагын дүрт мультфильмда күренә. Әйткәндәй, Мурзилканың шул исемдәге журналга бернинди катнашы булмаган.
№ 7: Иң биек курчаклар
Студиянең беренче картиналарында кадрда биеклеге бер метрга җиткән курчаклар күрсәтелгән. Аларны курчакчылар махсус таяклар ярдәмендә хәрәкәткә китергән. Хәзер инде мондый гигантларны кадрда күреп булмый: мультфильмнардагы курчакларның уртача зурлыгы 20 сантиметрга кадәр кимегән.
№ 8: Иң төрле техникалар
«Союзмультфильм» студиясе бүген дә төрле анимация техникаларын саклый. Ул — курчак һәм пластилин анимациясен дә булдыра алган сирәк студияләрнең берсе.
№ 9: Беренче халыкара бүләк
1946 елда Мстислав Пащенко төшергән «Песенка радости» мультфильмы студиянең халыкара кинофестивальдә бүләк алган беренче эше була: ул 1947 елда Венециядә билгеләп үтелә. Радость турында бу якты һәм уңай тарихны эшләү блокададагы Ленинградта ук башланган.
№ 10: Иң массакүләм күренеш
2018 елда чыккан Станислав Соколовның тулы метражлы «Гофманиада» фильмы хәзерге отечестволы курчак анимациясе тарихындагы иң массакүләм күренешне тәкъдим итте: финалда бер үк вакытта 45тән артык герой җыр башкара.
Үзенең эшләү тарихы дәвамында «Союзмультфильм» студиясе төрле жанрларда һәм техникаларда 1,5 меңнән артык мультфильм чыгарган. Бүләкләр саны 500дән артып киткән. Федор Хитрук, Инесса Ковалевская, Леонид Шварцман, Юрий Норштейн, Валентина һәм Зинаида Брумберг — бу һәм башка бик күп режиссёрлар барлык буыннар өчен тарихлар иҗат итү мөмкинлеге алган.
Без дә котлауларга кушылабыз һәм студиягә алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев