СӨЙЛӘМНЕ ЫШАНЫЧЛЫРАК ИТӘР ӨЧЕН 13 ГАДИ КҮНЕГҮ
Кеше алдында сөйләргә кирәк булганда тавыш калтырый, сүзләр онытыла, ә кулларны кая куярга белмисеңме? Бу — таныш хәл. Җыелып китү өчен катлаулы техника кирәкми: тәнне йомшартып, сулышны тигезләп, тел белән тавышны бераз «уятып» алу да җитә. Чыгыш, җавап бирү яки презентация алдыннан эшләп карарга мөмкин булган 13 гади күнегү җыйдык.
Башта тынычланабыз
Халык алдында чыгыш ясаудан курку — киң таралган куркуларның берсе. Моның өчен меңләгән кеше алдында сәхнәгә чыгу да кирәкми: кайчак эшкә урнашканда үзең турында сөйләү дә шактый дулкынландыра.
Стресс аркасында әйтергә теләгән сүзләрең бөтенләй онытылса, матур куелган тавышның да файдасы аз. Шуңа күрә чыгыш алдыннан башта тәнне бераз йомшартып алырга кирәк.
1. Баскычтан менеп-төшәбез
Чыгыш алдыннан бераз хәрәкәт итеп алу тынычланырга ярдәм итә ала. Коридор буйлап тиз генә йөреп килегез, берничә катка баскычтан менегез яки берничә тапкыр чүгәләп алыгыз.
Максат — игътибарны борчулы уйлардан тәндәге хисләргә күчерү.
2. Мускулларны киерәбез һәм йомшартабыз
Сулыш алуны да кушабыз: сулыш алганда кулларны йомарлап кысабыз, сулыш чыгарганда йомшартабыз. Шуны ук аяк бармаклары белән дә эшләргә мөмкин.
Аннары чиратлап төрле мускулларны киереп-йомшартып чыгыгыз: кулларны, аякларны, корсак мускулларын.
Шуннан соң үзегезне көчле яңгыр астында калган кебек хис итеп карагыз. Башта кул чукларын селкеп, «суны коеп төшерегез», аннары аякларны селкетегез. Ахырда бөтен тәнне җиңелчә селкетеп алыгыз.
3. Сулыш алабыз
Уңайлы итеп утырыгыз яки басыгыз. Борын аша тыныч кына сулыш алыгыз һәм һаваны әкренләп чыгарыгыз.
Тагын бер вариант: ике кыска сулыш алу, аннары ике тапкыр сулыш чыгару.
Артикуляция өстендә эшлибез
Тән бераз йомшаргач, сөйләм күнегүләренә күчәргә була. Аларның кайберләре дикцияне яхшыртып кына калмый, кәефне дә күтәрергә мөмкин. Бигрәк тә көзге каршында эшләсәгез.
1. «Энә» ясыйбыз
Телне мөмкин кадәр алга чыгарыгыз. Аны энә дип күз алдына китерегез: ул алда торган күзгә күренмәс шарны тишәргә тырыша кебек.
Телне 5–10 секунд шул хәлдә тотыгыз, күнегүне берничә тапкыр кабатлагыз.
Аннары тел очын сәгать теле уңаена һәм кирегә әйләндереп карагыз. Һәр якка 10ар тапкыр.
2. Яңакларны кабартабыз һәм «маймыл» ясыйбыз
Авызны ябыгыз, телне тыныч хәлдә тотыгыз. Авызга һава тутырып, чиратлаштырып уң һәм сул яңакны кабартыгыз.
Аннан аскы казнаны йомшартыгыз: аны акрын гына алга, уңга, сулга күчерегез һәм кире урынына кайтарыгыз.
3. Телне җиңелчә тешлибез
Алдагы язмада без «тарак» күнегүен тәкъдим иткән идек: телне тешләр белән җиңелчә кысып, алга-артка йөртергә кирәк.
Чыгыш алдыннан моңа телнең кырыйларын җиңелчә тешләүне дә өстәргә була.
4. «Ат» күнегүен ясыйбыз
Иреннәрне һәм казнаны йомшартыгыз. Аннары авыз аша көчлерәк итеп һава чыгарыгыз.
Иреннәр йомшак кына тибрәнергә һәм ат пошкырганга охшаган тавыш чыгарырга тиеш.
5. Иснибез
Әгәр чыгыш алдыннан йокыгыз туймаган булса, бу күнегү аеруча җиңел бирелер.
Иснәүдән оялмагыз: ул дулкынланганда киерелә торган тамак һәм бугаз мускулларын йомшартырга ярдәм итә.
Сөйләм күнегүләрен башкарабыз
Авызыңа карандаш яки бөке кабып текст уку сөйләмне ачыграк итәргә ярдәм итә. Әмма алардан башка да файдалы күнегүләр бар.
1. Иреннәрне кысып сөйләшәбез
Бу күнегүне кайчак «корсактан сөйләшү» дип тә атыйлар.
Тешләр бераз ачык торырга тиеш, ә иреннәрне нык кысарга яки бик аз гына ачарга кирәк. Шул хәлдә сүзләрне мөмкин кадәр ачык итеп әйтергә тырышыгыз.
Күнегү җиңел түгел, шуңа башта иҗекләрдән һәм аерым сүзләрдән башларга мөмкин.
2. Аскы казнаны хәрәкәтләндермичә укыйбыз
Терсәкләрне өстәлгә куегыз, йодрыкларны ияк астына терәгез.
Йодрыклар авызны ачканда җиңелчә каршылык тудырырга тиеш. Шул хәлдә текст укып карагыз.
Тавышны җылытабыз
Хәзер тавышның үзенә күчәбез. Бу күнегүләр аны эшкә әзерләргә һәм сөйләмне ышанычлырак яңгыратырга ярдәм итә.
1. Тавышны җылытабыз
Тавышны акрынлап көчәйтә барып:
«И — Э — А — О — У»
авазларын әйтегез.
Һәр авазның чиста һәм ачык яңгыравына игътибар итегез.
2. Шартлаулы тартыкларны әйтәбез
Тартыкларны сузыклар белән кушып, тиз һәм ачык итеп кабатлагыз:
«бы-бо-ба-бэ-би-бю»
«пы-по-па-пэ-пи-пю»
Шулай ук д, т, г, к авазлары белән дә төрле иҗекләр ясап кабатларга мөмкин.
3. «М-м-м» дип гөжлибез
Иреннәрне йомыгыз һәм озак итеп:
«м-м-м-м-м»
яки
«н-н-н-н-н»
дип әйтегез.
Иреннәрдә, борында яки күкрәк тирәсендә җиңел тибрәнеш сизелергә тиеш.
Тавыш биеклеген дә үзгәртергә мөмкин: башта түбән тавыштан югарыга күтәрелегез, аннары кире төшегез.
Иң мөһиме — чыгыш алдыннан үзеңнән камиллек таләп итмәү. Дулкынлану бөтенләй юкка чыкмаска да мөмкин. Әмма тәнне йомшартып, артикуляцияне һәм тавышны җылытып алсаң, сүзләрне җыю да, аудитория алдында үзеңне ышанычлырак тоту да җиңеләя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
Нет комментариев