СКЕЛЕТОН, КЛАУД, МЕРДЖ: ПРОГРАММИСТЛАР СЛЕНГЫН ӨЙРӘНӘБЕЗ
Хәзерге көндә IT технологияләр зур тизлек белән үсә. Шуңа күрә бу өлкәгә караган сүзләр дә арта бара. Әлеге язмада мин сезне иң еш очрый торганнары белән таныштырып китәм.
Баг – программада яки системада хата.
Дебаг – хаталарны эзләү һәм төзәтү процессы.
Фреймворк – кушымталар эшләү өчен кораллар һәм китапханәләр җыелмасы.
API (Application Programming Interface) – төрле программалар арасында үзара бәйләнеш өчен интерфейс.
Скрипт – программалаштыру телендә язылган, автоматлаштырылган бурычларны үтәүче программа.
Ревью коды – сыйфатны яхшырту өчен башка эшләүчеләр тарафыннан кодны тикшерү процессы.
Гид – кодтагы үзгәрешләрне күзәтергә мөмкинлек бирә торган версияләрне контрольдә тоту системасы.
Мердж – ике яки аннан да күбрәк тармакларның берләшүе.
Сервер – челтәрдәге башка компьютерларга ресурслар яки хезмәтләр күрсәтә торган компьютер яки программа.
Клауд – интернет аша мәгълүматларны сакларга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирә торган болыт технологияләре.
UI/UX (User Interface/User Experience) – кулланучы интерфейсы. Ул визуал, ягъни төсләр гаммасы, композиция, барлык график элементларны бизәү өчен җаваплы.
Скелетон – алга таба эшләнмәләр төзелә торган кушымтаның яки системаның база структурасы.
Деплой – кушымтаны серверда яки болытта җәю процессы.
Микросервислар – архитектура стиле, анда кушымта бик күп вак, бәйсез сервислардан тора.
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев