Логотип Идель
Бу – тема!

СИНЕҢ ХАРАКТЕРЫҢНЫ КҮРСӘТҮЧЕ ТЕСТ

Һәр кешенең тормышында бер генә булса да үзен әкият герое итеп тоясы килгән чаклары була. Әлбәттә, вакыт-вакыт нинди дә булса тылсымлы әйбергә яки көчкә ия булырга теләк барлыкка килә. Бактың исә, бу теләнгән сихри предмет яки сәләт тә синең характерыңның билгеле бер сыйфатлары һәм синең омтылышларың турында сөйли ала икән. Бу хакта түбәндә.

 

Сайла, синең балачакта яки хәзер шушы көч, могҗизави әйберләрнең кайсына ия буласың килә?

  • Күренми торган итә торган бүрек
  • Оча торган келәм
  • Вакыт машинасы
  • Киләчәкне күрсәтә торган көзге
  • Диварлар аша күрү сәләте
  • Кешеләрнең уйларын уку сәләте
  • Башка кешеләргә һәм хайваннарга әверелү осталыгы
  • Кайда гына булсаң да башкаларның сөйләшүен ишетү сәләте

Хәзер аңлатмалары: синең бу сайлавың нәрсәне белдерә икән?

 

Күренми торган итә торган бүрек. Син башка кешеләрнең тиз генә карашыннан ычкынып китә торган нечкәлекләрне күрә беләсең. Син гомуми игътибар үзәгендә булырга яратмыйсың, тынычлыкта калуга өстенлек бирәсең. Табигый ки, син әйләнә-тирәдә нәрсә барганын гел белергә телисең. Сиңа күзәтү осталыгы таләп ителә торган теләсә нинди һөнәр туры киләчәк: язучы, детектив, биолог яки галим.

Оча торган келәм. Син аерым детальләр турында борчылмыйсың, чөнки син ситуацияне тулаем кабул итәсең. Сине күренешләрнең, вакыйгаларның, предметларның үзара бәйләнеше кызыксындыра. Шул ук вакытта син мөмкин булган куркыныч турында уйламыйсың. Ихтимал ки, сине очучы яки автоузышчы тибындагы ир-ат һөнәрләре җәлеп итә. Син теге яки бу өлкәдәге хәл ителгән әйберләр тәртибен үзгәртергә сәләтле булган масштаблы проектлар белән идарә итә аласың. Бу социаль өлкә, сәясәт яки күмәк чараларны оештыру булырга мөмкин. Билгеле бер рамкалар эченә генә сыя торган вазыйфалар синеке түгел.  

Вакыт машинасы. Син вакыйгаларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен анализларга һәм аларга теге яки бу ысуллар белән йогынты ясау мөмкинлеген эзләргә күнеккәнсең. Сине халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары, шулай ук кешеләрнең үткән һәм хәзерге тормыш рәвеше кызыксындыра. Шуңа күрә сиңа тарихчы яки социолог һөнәрләре туры килүе бик ихтимал. Һәрхәлдә, синең эшчәнлегең вакыйгалар барышына күренеп торган йогынты ясарга тиеш.

Киләчәкне күрсәтә торган көзге. Синең өчен стандарт булмаган хәлләр һәм көтелмәгән карарлар өстенлеклерәк. Түземлек синең абруең түгел. Син барысын да берьюлы телисең. Еш кына сиңа теге яки бу проблеманы чишүнең кыска юлын табарга насыйп була. Серләр ачу процессы сине аеруча җәлеп итә, шуңа күрә син вакытны тикшеренү лабораторияләрендә үткәрергә яратасың.

Кешеләрнең уйларын уку сәләте. Сине зирәк кеше дип атарга мөмкин. Еш кына син әңгәмәдәшенең сүзләре артында нәрсә торганын аңлыйсың, аның чын теләкләрен сизәсең, аның хисләрен тоясың. Сиңа психология белән бәйле булган һөнәр туры киләчәк: психолог, юрист.

Башка кешеләргә һәм хайваннарга әверелү осталыгы. Син барысы белән дә тату булырга өстенлек бирәсең һәм конфликтлардан качарга тырышасың. Үзеңне коллективта яхшы хис итәсең, анда сине хуплыйлар. Бу сәләтнең реаль тормышта бик яхшы кулланылышы бар: артист булып сәхнәдә башка кешеләргә әверелә, алкышлар һәм тамашачыларның мәхәббәтенә күмелә аласың.

Диварлар аша күрү сәләте. Син әйберләрнең яшерен асылын билгеләргә тырышасың. Бәлки, син еш кына башкалар күрми торган проблемалар яки тормыш кануннары турында уйланасыңдыр. Син медицинада, сәясәттә, фәндә, ягъни карарлар кабул итәргә яки диагноз куярга кирәк булган урындаэшли аласың.

Кайда гына булсаң да башкаларның сөйләшүен ишетү сәләте. Кызыксынучанлыгың сине катлаулы хәлләргә куя. Кайвакыт син урынсыз һәм вакытсыз булып чыгасың. Син вакыйгалар барышыннан хәбәрдар булырга яратасың. Бәлки, син музыкант яки журналист була алыр идең.

Сурәт: «freepic.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев