Бу – тема!
СИНЕҢ 2025 ЕЛЫҢ: ФАРАЗЛАР
«Яңа ел нинди булыр икән?» дип уйлап карамаган кеше юктыр. Кемдер үзенә өеп-өеп максатлар куя, кемдер яңа тормыш башлый, ә кемдер исә ни булса шул булыр дип яши. Шулай ук, бәхетен сынап, киләчәктә ни көтә икән дип юрап яшәүчеләр дә шактый.
Без сиңа Яңа 2025 елга фаразлар тәкъдим итәбез. 1-30 аралыгында бер санны сайла да, үзеңә дигән юрауны тап. Ләкин йөрәгеңә артык якын алма. Уен-көлке генә бит инде бу, гел яхшыга һәм үз хыялларыңа ышанырга кирәк.
- Бәхет инде ишегеңә кага.
- Бу елда күбрәк сәламәтлегеңне кайгырт.
- Интуицияң көчле булыр бу елда.
- Озакламый син бик кызыклы кеше белән танышырсың.
- Бар өлкәдә дә стабильлек булачак.
- Акча мәсьәләсендә уңыш елмаячак.
- Күп елаячаксың, әмма шатлыктан гына.
- Сине кызыклы сәяхәт көтә.
- Нинди генә эшкә тотынсаң да, уңыш елмаер. Барлык ишекләр ачык.
- Бу ел сиңа тынычлык алып килер.
- Тышкы кыяфәтеңне үзгәртерсең.
- Кардиналь үзгәрешләр көтелә.
- Романтик очрашуга әзерлән.
- Карьерада зур үсеш көтә.
- Озак вакыт янында булганнарга игътибарлырак бул, бәлки барсы да якын ук түгелдер.
- Гаиләң – синең зур терәгең.
- Ял ит! Яңа хобби табырга вакыт.
- Үзеңә күбрәк вакыт бүлеп бир.
- Яңа елда яңа мәхәббәт очратырсың.
- Зур әйбер сатып алачаксың.
- Хыялың чынга ашачак.
- Ел буе сине кайгыртып торачаклар.
- Күңелле чараларда күп катнашачаксың.
- Яңа кызыклы шөгыль табачаксың.
- Лидерлыгыңны күрсәтергә вакыт җитте.
- Лотереяда нидер отачаксың.
- Нидер югалтасың, нидер табасың.
- Үз сүзеңне әйтергә курыкма.
- Үз-үзеңне рухи үстерер өчен яхшы ел.
- Үзеңә ошаган эш табачаксың
Сурәт: «freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев