Логотип Идель
Бу – тема!

ШАХМАТ ДӘРЕСЕ - МӘҖБҮРИ!

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе ике елда башлангыч сыйныфларда шахмат дәресләре кертәчәк. Алар мәҗбүри булачак.

Бу дәресләр бәлки киләсе уку елыннан ук кертелер. Ләкин шахматка өйрәтер өчен мәктәпләргә профессионал гросмейстерлар килмәячәк. 1-4 сыйныфларда мондый интеллектуаль дәрес атнага бер тапкыр укытылачак. Россия Мәгариф һәм фән министры исә укуту программасы «бик гади» һәм укытучылардан «өстәмә белемнәр» таләп итмәячәк, дип уйлый.

– Программа, теләсә ничә яшьтәге укытучы, методик рекомендацияләрне кулланып, баланы шахмат уйнарга өйрәтә алырлык итеп төзелгән. Бездә 40 төбәк шахмат уйный һәм калган 40 төбәк, бәяләү вакытында, бөтенләй башка нәтиҗәләр күрсәтә, – ди Ольга Васильева.



Аның фикеренчә, шахмат уйнарга өйрәтү белем бирү сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк. Министр Ростов өлкәсендәге шахмат буенча программаны атады. Ул алты ел алып барыла, нәтиҗәләре дә яхшы икән. Министрлык бу юнәлеш буенча шактый эш башкарган һәм шахматларның, чыннан да, укучыларга файдалы булуын исбатлаган.

«Мәктәптә шахмат» проекты 1-4 сыйныфларда тормышка ашырылу өчен уйлап табылган проект. Аның максаты – мәктәп укучыларының интеллектуаль-әхлакый культурасын булдырырга ярдәм итү. Дөньяның күп кенә илләрендә шахматлар мәктәп программасына кергән. Мисал өчен, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Венгрия, Испания, Мексика, Польша, Төркия һәм башкалар. Бу уенны өйрәнгән укучылар уку һәм интеллектуаль яктан да күрсәткечләрен яхшырта.

Әлеге проект өч өлештән тора: укытучыларны әзерләү, шахмат белеме программасын мәктәпләргә кертү, мәктәпләрне тиешле җиһахлар белән тәэмин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев