«САУМЫ, КАЗАН!» КҮРГӘЗМӘСЕ АЧЫЛА
26 нчы ноябрь көнне Заманча сәнгать галереясында «Саумы, Казан!» бәйгесенең нәтиҗәләре узды.
Күргәзмәдә сәнгать осталарының иҗат җимешләре күрсәтелде. Күн эшкәртү, чүлмәк җитештерү, киез басу һәм чигү юнәлешләре буенча Татарстаннан гына түгел, Рәсәй төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән (Казахстан, Беларусь Республикалары) йөздән артык кул эшләре тәкъдим ителде. Осталарны аеруча Сөембикә, Зилант һәм Кабан күле турында риваятьләр илһамландырган.
Чараны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы башлап җибәрде. Чыгышында ул күргәзмә ачылуның беренче елы Казан турында хикәяләргә багышланганын, ә икенче елны исә рәсем сәнгатенә игътибар бирелгәнен әйтеп китте.
Күргәзмәне К.Тинчурин исемендәге инструменталь квартет башкаруындагы чыгыш һәм Халыкара конкурслар лауреаты, Казан мэры стипендиаты – Александр Кузьмин «Аждаһа Зилант турындагы риваят»е бизәде.
Нәтиҗәләр 4 юнәлеш буенча игълан ителде:
– 18дән алып 35 яшькә кадәр категориядә чүлмәк җитештерү сәнгатендә җиңүче – Опухова Анастасия Василий кызы «Сөембикә» исемле эшен тәкъдим итте. 35 яшьтән олырак категориядә – Сабиров Әлфис Ясәви улы бүләкләнде.
– Иң оста чигүче – Кузьмина Татьяна Михаил кызы. Ул «Казан Изге Ана иконасы» эшен тәкъдим итте.
– Киез басу юнәлешендә Кабакова Татьяна Владимир кызы җиңү яулады. Татьяна тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына «Тормыш агычы»н күрсәтте.
– Күн эшкәртү буенча Шенкевич Оксана Вадим кызы беренче урын яулады.
Күргәзмә аеруча сәнгать эшлеклеләре өчен тәҗрибәләре белән уртаклашуы ягыннан әһәмиятле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев