Логотип Идель
Бу – тема!

СӘГАТЬЛӘР БУЕ КОМПЬЮТЕРДА УТЫРУ: TWITCH

Соңгы елларда стриминг интернет мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып калды һәм Twitch платформасы бу өлкәдә лидерлык позицияләрен алды. Уен трансляцияләгән, тамашачылар белән аралашкан һәм уникаль контент тудырган стримерларның дөнья буенча миллионлаган фанатлары бар. Ләкин бу популярлыкның сәбәпләре нидә һәм ни өчен яшьләр стриминг белән шулкадәр кызыксына соң? Әйдәгез, бергәләп ачыклыйк.

 

Стриминг тарихы

«Стриминг» термины 2000нче еллар башында барлыкка килә, әмма аның массакүләм таралуы видеоуеннарның популярлыгы һәм контентны реаль вакытта бүлешү мөмкинлеге биргән платформаларның үсеше белән башлана. Twitch 2011 елда уен платформасы буларак нигезләнә һәм тиз арада популярлыкка ирешә, күп кенә стримерлар һәм тамашачылар өчен якын урынга әйләнә.

 

Нигә яшьләрне стримнар кызыксындыра?

 

Бердәмлек һәм аралашу. Стриминг уникаль аралашу атмосферасы тудыра. Тамашачылар сораулар бирә, комментарийлар калдыра һәм стример белән реаль вакытта аралаша ала. Бу һәркемнең үз фикерен белдерә алуы һәм җавап алу мөмкинлеге хисен тудыра.

 

Контентның төрлелеге. Twitchта уен стримнарын гына түгел, төрле шоу, музыкаль чыгышлар, кулинария мастер-класслары һәм башка күп нәрсәләрне табарга мөмкин. Шулай ук стримнарның "IRL" (in real life) төре бар. Андый стримнарда контент ясаучы үзенең көндәлек тормышын күрсәтә. Мондый төрлелек киң аудиторияне җәлеп итә, алар үзләренең зәвыкларына туры килгән эфирларны таба ала.

 

Уңайлы булу. Стриминг һәркемгә ачык. Башлау өчен компьютер яки телефон һәм интернетка тоташу җитә. Бу теләге булган һәркемгә стример булу һәм үз контентын дөньяга күрсәтү мөмкинлеге бирә.

 

Күңел ачу һәм өйрәнү. Күпчелек стримерлар уен стратегияләре белән бүлешә, күнекмәләрне яхшырту буенча киңәшләр бирә һәм уен индустриясендәге яңалыклар турында сөйли. Ә кайбер стримнар психологик сеанслар буларак уза: стример тамашачыларның проблемаларын ачыклый һәм аларга киңәшләр бирә.

Турнирлар һәм киберспорт: Twitch киберспорт өчен мөһим платформага әйләнде. Күп кенә зур видеоуеннарның турнирлары нәкъ шушы платформада трансляцияләнә, миллионлаган тамашачыны җәлеп итә.

 

Ничек мин Twitchка эләктем?

2022 елның гыйнварында мин бер блогерның стримнарыннан өзекләр күрдем. Ул минем игътибарымны җәлеп итте һәм шуннан соң мин Twitch платфорасын йөкләдем. Ул вакытта әлеге блогер бик популяр иде (онлайн караучылар саны якынча 80-100 мең кеше тирәсе). Шуннан бирле мин өч ел дәвамында аның бер генә стримын да калдырмаска тырышам (аның стримнарын карау елга якынча 400 сәгатькә тула!). Ул минем шәхесемә бик нык тәэсир итте, һәм мин моның өчен аңа бик рәхмәтлемен.

 

Twitch платформасында стриминг белән шөгыльләнү күңел ачу гына түгел, ә дөньяның төрле почмакларындагы кешеләрне берләштергән бер мәйданчыкка әйләнде. Аның яшьләр арасында популярлыгы уңайлылык, контент төрлелеге һәм яраткан стримерлар белән аралашу мөмкинлеге белән аңлатыла. Кайбер кимчелекләр булуына карамастан, стриминг үсешен дәвам итә һәм яңа аудиторияләрне җәлеп итә. Бәлки, киләчәктә без бу өлкәнең тагын да кызыклырак һәм мавыктыргыч якларын күрербез.

 

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев