Бу – тема!
СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: СОҢГЫ КӨН
24 июнь, 2018
СОҢГЫ КӨН
Хәерле-хәерле иртәләр, көндәлек! Бүген форумның соңгы тулы көне. Дөресен әйткәндә, бераз моңсу. Барысына да шулай ияләшкән идем, төркемдәшләрем белән аерылашасы да килми...
"Сәләт"тә һәрбер көн - яңа мөмкинлек! Без ниләр генә өйрәнмибез монда! Һәтта программалаштыруга багышланган остаханәләр дә бар иде.
Бүген мин тайм-менеджмент остаханәсенә бардым. Искиткеч мавыктыргыч итеп Дмитрий абый безгә уңыш серләре турында сөйләде, ничек барысына да өлгерергә өйрәтте. Биик кызык булган иде!
Уку-укыту программасыннан соң төшке аш һәм күптән көтелгән буш вакыт. Ә аннан соң баскетбол, футбол ярышлары! Белгәнегезчә, җанатарлар бүген кыздырды! Сөрәннәребезне кычкырдык та кычкырдык!
Ә кичкә - иҗади концерт! Чыгышлардан соң, бер нәтиҗә генә ясап була: сәлкешләргә сокланып туя алмаслык!
Ахырда әйдаманнар "Сәлкешемә" дигән җырны башкардылар. Барлык сәлкешләр елады. Йөрәккә якын булган, 10-18 көн эчендә әти-әнине алмаштырып торган кешеләр белән бик авыр аерылырга. Алар синең хәтереңдә һәм күңелеңдә мәңгегә калачак... ?♥️
Ә төнлә инде сәлкешләрне сюрприз көтте! Open Air! Вәт кызу дискәтүк булды! Рәхәтләнеп биеп, җырлап үткәрдек соңгы көнне!
Сау бул, көндәлегем! Тыныч йокы, "Сәләт"ем!❤️
#СәлкешКөндәлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
-
29 июня 2026 - 16:07
ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН
Нет комментариев