Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛӘТЛЕЛӘРНЕ НИЧЕК ҮСТЕРӘЛӘР?

 

Бүген Казанда «Дөнья талантлары» дип аталган халыкара семинар уза. Шул уңайдан, Россия һәм чит ил экспертлары сәләтле яшьләрне үстерү һәм аларга ярдәм итү турында фикер алыша.

Башкаларга охшамаган, үтә дә сәләтле булган яшьләрне тагын да үстерү өчен нинди практикалар кулланалар? Әлеге сорауга җавапны нәкъ менә шушы семинар дәвамында эзләячәкләр. Бер сүз белән әйткәндә, сәләтле балалар һәм яшьләрне фәнни һәм тикшеренү юнәлешләре буенча бердәм платформа төзеп, аларга шул рәвешле ярдәм итәргә җыеналар.

https://www.instagram.com/p/BUi-8jcDwyU/?taken-by=selet_official&hl=ru

Андрей Поминов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары:

– Соңгы берниә елда илебездә һәм республикабызда сәләтле яшьләргә ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барыла. Безнең төп соравыбыз талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтү, аларга юнәлеш бирү, сәләтләрен сүндермәүгә бәйле. Республикабызда моның өчен барлык инструментлар да бар. Аларның берсе – Талантлар Университеты. Бүгенге семинарда талантлыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча чишелеш юллары табылачак.

Семинар дәвамында Россия, Сингапур, Казахстан, Яңа Зеландия, АКШ һәм башка илләр спкерларының бу темага карата фикерен ишетеп булачак. Чарада Татарстандагы министрлык, ведомстволарвәкилләреннән кала, республика, бөтенроссия, халыкара конкурс-олимпиада жиңүчеләре һәм призерлары да катнашачак.

Әлеге семинар 2015 елдан бирле «2015–2020 елларга Татарстан республикасында талантлар белән стратегик рәвештә идарә итү» дәүләт программасы буенча тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев