РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ «ТАТМЕДИА»да БАЛАЛАР ӨЧЕН СТУДИЯ АЧТЫ
Кичә зур вакыйга булды! «ТАТМЕДИА» бинасында «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары базасында балалар өчен студия ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Кызганыч, чара журнал укучы балалар катнашыннан башка гына үткәрелде. Шулай да, студиядә «Салават күпере» журналы яшь рәссамнар өчен онлайн форматта мастер-класс оештырган иде.
Рөстәм Миңнеханов алар белән аралашып алырга да өлгерде. Балалар Президентка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Тиздән әлеге студия гөрләп торачак. Биредә балалар өчен төрле чара һәм мастер-класслар уздырылачак, яшүсмерләр өчен медиалаборотория эшләячәк, интервьюлар уздырылачак.



Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов самоизоляция чорында редакцияләр, журналистлар эшчәнлеге белән дә танышты. Матбугат чаралары эшчәнлегенә югары бәя бирде.
– Журналистлар, медиклар кебек үк, иң алгы планда. Әгәр дә сез хастаханәләрдә, төрле предприятиеләрдәге җаваплы кешеләр белән аралашмасагыз, мәгълүмати киңлек тарая. Тик үзегезне саклагыз, маска һәм перчаткалардан файдаланыгыз. Үзеңне, якыннарыңны ничек сакларга кирәклеген үз үрнәгегездә күрсәтегез, - дип ассызыклады Президент.
Фотолар Татарстан Республикасы Президенты рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 сентября 2026 - 11:40
«ГЕРОЙЛАР ЯНӘШӘ» БӘЙГЕСЕНӘ 180НӘН АРТЫК ИҖАДИ ЭШ КИЛГӘН
-
28 сентября 2026 - 11:39
КАЗАНДА «КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА 4 МЕҢ КВАДРАТ МЕТРЛЫ ЯСАЛМА БОЗ ШУГАЛАГЫ АЧЫЛАЧАК
-
25 сентября 2026 - 10:59
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев