РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ АВЫЛЛАРДА ДИСКӘТҮКЛӘР ОЕШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘ
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов авылларда дискәтүкләр оештыра башларга тәкъдим итә. Моның максаты нәрсәдә?
Татарстан Президенты фикеренчә, авыллардагы ялгыз егет һәм кызларга аралашыр, танышыр өчен мөмкинлекләр юк. Шуңа күрә ул авыл җирлекләрендә ялгыз егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышсын өчен өчен дискәтүкләр оештырырга тәкъдим итә. Бу турыда президент хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган журналистлар белән очрашуда сөйләгән.
– Авылларда хәзерге көндә зур проблема бар: бик яхшы кызлар үзләренең тиң ярларын таба алмый, егетләр белән дә шул ук хәл. Моны хәл итү юлларын эзлибез, - дип ассызыклаган Президент.
Күчмә дискәтүк
– Күчмә хастаханәләр ясыйбыз бит, әнә шундый күчмә дискәтүкләр дә оештырырга мөмкин. Яки аралашу өчен берәр төрле электрон база ясарга була. Аларга бит нәкъ менә аралашу җитми, - ди ТР президенты.
“Коллектив булмаса, ничек танышсыннар?”
Миңнеханов әйтүенчә, коллективта булганда танышу җиңел. Мәсәлән, күп кеше үз тиң ярын мәктәптә яки институтта укыганда таба. Ә инде укып бетергәч, күпләр насыйп кешесен таба алмыйча йөри.
– Безнең ялгыз кыз һәм егетләребез бик күп. Авылларда бигрәк тә. Аларга бер-берсен табарга ярдәм итәргә кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
Нет комментариев