РОССИЯ АБИТУРИЕНТЛАРЫ КАЙСЫ ФАКУЛЬТЕТЛАРНЫ КҮБРӘК САЙЛЫЙ?
Россия абитуриентлары арасындагы иң популяр факультетлар билгеле булды. Укучылар кайсы юнәлешләргә өстенлек бирә?
Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе информацион технологияләргә бәйле юнәлешләрне сайлый икән. Мондый факультетларга сораштыруда катнашкан кешеләрнең 20%ы керергә тели. Икенче урында – медицина факультеты, аның белән 12% укучы кызыксына.
Аннан экономика факультеты (10%), аннан юридик факультет (9%) һәм механика-математика факультеты (7%) килә. 6% укучы гуманитар юнәлешкә яки чит телләр бүлегенә укырга керергә ниятли.
Моннан тыш, 5% кеше физика факультеты, 4% биология юнәлеше, 3% тарих, 3% химия, 1% филология һәм 1% укучылар география юнәлешләренә укырга керергә җыена.
Калган 10% укучы кая җыена?
10% абитуриент әлеге исемлектә булмаган юнәлешне сайлаган. Аларның күбесе йә педагогика факультетын сайлаган, йә “белмим” дип язган.
Югары уку йортларына җыенмаучылар күпме?
Сораштыруда катнашкан укучыларның нибары 3% югары уку йортына керергә җыенмый. Югары уку йортына керерегә теләгән 97% кешенең 90%ы югары мәктәптә бюджет хисабына укырга планлаштыра. Covid-19 88% укучының планына берничек тә тәэсир итмәгән. Әлеге аноним сораштыруда 11 сыйныфта белем алучы 1,2 мең кеше катнашкан.
Фото Россия Мәгариф Министрлыгы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев