Логотип Идель
Бу – тема!

«РЕСПУБЛИКА ЧЫРШЫСЫ БӘЙРӘМЕ-2021»: РЕПОРТАЖ

25 декабрь көнне «Баскет- холл» бинасында традицион республика чыршысы бәйрәме узды. Әлеге чарага 8 мең тырыш һәм актив балалар чакырылган иде. Бәйрәм искиткеч матур программа белән алып барылды. Якынлашып килүче Яңа ел белән ТР президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Чыршы бәйрәменең тамашасын 7-17 яшькә кадәр булган төрле фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, шулай ук, мөмкинлекләре чикле балалар карый алды. Бәйрәм «Яңа ел. Перезагрузка» мюзикл темасына багышланган иде. Балаларны гаилә тормышы аша югары технологияләр белән таныштырдылар. Алинәнең ясалма интеллекты ярдәмендә виртуаль дөньяга чумган, барлык хыялларын да чынга ашырырга теләгән – уңышларга ирешеп, дәрәҗәле кеше булган 40 яшьлек әтиләре – Камил, энергиясе ташып торган 37 яшьлек әниләре – Карина, үзен интернет уеннарының герое итеп хис иткән уллары – Илдар һәм 1 миллион подписчик җыярга теләгән кызлары – Динә, туп белән уйнарга яратучы эт – әлеге тамашаның төп геройлары иде. Һәрбер герой белән таныштыру үз холыкларына туры килгән музыкаль биюләр белән алып барылды. Тик виртуаль дөнья иң мөһим кыйммәтләр – чынбарлыктагы дуслык, мәхәббәт һәм гаилә учагының җылысын алыштыра алмады, сюжет ахырында гаилә чынбарлыкның кадерен аңлап, үз рәхәтләренә яши башладылар. Алинә дә, хыялларның чынга ашуга караганда, бәхетле булу күпкә мөһим булуын аңлады. «Сез гаиләне, дуслыкны сайласагыз, мин сезгә ярдәм кулы сузарга әзермен» – диде ул.

Бәйрәм, коронавирус чикләүләрен истә тотып, 2 сменада 4 мең кеше катнаштында үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучыларны якынлашып килүче иң якты бәйрәм  – Яңа ел белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул укучыларга исәнлек-саулык теләде. «Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Волонтерларга, актив укучыларга, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Үзегезгә ышаныгыз, киләсе елга үзегезгә зур максатлар куегыз. Киләсе еллар яңа эшләр, казанышлар елы булсын» – дигән теләкләрен җиткерде. Килгән балаларның барысына да «Кыш бабай» бүләге бирелде.

Быел Яңа ел бәйрәмен карауның онлайн-форматы каралган иде – трансляцияне барлык теләүчеләр https://yanael.tatar сайтында карый алды. Төп экранда QR кодлар күрсәтелеп, укучылар төрле битләргә, сайтларга керә алдылар.

Бәйрәм ике телдә алып барылды. Татарча җыр яңгыраганда да, төп экранда рус телендәге тәрҗемә күрсәтелеп барды.

Соңыннан Кыш бабай белән Кар кызы чыкты. Кыш бабай чыршыны кабызып жибәрергә теләде, Алинә исә аңа ярдәм итте: код жибәрде. Укучыларның тылсымлы сүзләре белән чыршы кабынып китте.

Премьер-министр урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринатовна әлеге бәйрәмне үткәрү бик күп тырышлык, жаваплылык сораганлыгын ассызыклады. «Без әлеге бәйрәмне кызыклы итеп үткәрергә, һәм, иң мөһиме, Яна ел бәйрәме – гаилә бәйрәме булганын укучыларга житкерергә тырыштык» – диде ул .

Яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов әлеге чараны үткәрү кешеләрдән түземлелек һәм креативлык сораганын белдерде. «Балалар әлеге бәйрәмне чын күңелләреннән ел буе көтәләр, ниндидер тылсым булачагына ышанып киләләр. Ә без аларның хыялларын чынга ашырырга тырыштык. Әлеге бәйрәмне интерактив форматта үткәрүебез, гаиләнең дөньяда иң мөһим әйбер булуын аңлатырга теләвебез иде. Әлеге максатны чынга ашырган барлык катнашучыларга, биючеләргә зур рәхмәт!» – диде Тимур Җәүдәт улы.

Бәйрәм тәмамлангач, балалар өчен төрле уеннар каралган иде. Киләсе һәм бу елның символлары булган – юлбарыс һәм үгез белән фотога төшү мөмкинлеге бар иде. Гомумән, балаларга әлеге бәйрәм ошады, аларның шат тавыш белән Кыш бабай белән Кар кызын каршы алулары, елмаеп йөрүләре моны дәлилләп тора. Республика Яна Ел чыршысы – 2021/2022 укучыларның йөрәкләрендә калачак һәм алар аны әле озак еллар искә төшерәчәкләр .

Яңа ел укучыларга яңа мөмкинлекләр, танышулар, ачышлар бирсен иде. Барлык хыяллары да тормышка ашсын иде! Киләсе яңа еллар белән, дуслар!

Раилә ФӘХРЕТДИНОВА

Фотолар ТР Президенты сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев