Бу – тема!
РАШТУА БӘЙРӘМЕ ТУРЫНДА 15 ФАКТ
7 гыйнварда Православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. Без бу бәйрәм, аның тарихы һәм аның белән бәйле традицияләр турында фактлар җыйдык.
- Раштуа унике иң мөһим бәйрәмнәргә карый. Православиядә бу әһәмияте буенча икенче бәйрәм, беренче урында – Пасха.
- Раштуаны Русьта X гасыр ахырында ук билгеләп үтә башлаганнар.
- Раштуага чыршы бизәү кабул ителгән. Революциягә кадәр аны Россиядә үзенчәлекле мәгънәгә ия бизәгәннәр: аскы ботакларга хайван сыннары элгәннәр, югарырак – кеше сыннары.
- Бу көн белән бәйле бик күп гадәтләр бар иде. Мәсәлән, һичшиксез, өйдә җыештырырга кирәк, ә иртән бәйрәмгә яңа кием киелергә тиеш.
- Тагын бер традиция – мохтаҗлар белән бүлешү. Раштуада кичке ашка, һичшиксез, ялгыз яки ярлы кешеләрне чакырырга тырышалар, алар да бәйрәм итсең өчен.
- Раштуа алдыннан булган «пост»тан соң, өстәлне мулдан әзерлиләр, күбрәк ит ризыклары куялар.
- Өстәлне һәм йортны шәмнәр белән бизиләр. Аларның уты Раштуада күктә янган йолдызларны символлаштыра.
- Раштуа көне белән бәйле бик күп сынамышлар бар халыкта. Мәсәлән, көн җылы булса, салкын яз һәм мул уңыш көтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев