РАМЗАН КАДЫЙРОВ ТАТАРСТАН СПОРТЧЫСЫ РӨСТӘМ ФӘТХЕТДИНОВНЫҢ УҢЫШЛАРЫН ЮГАРЫ БӘЯЛӘДЕ
Ленинград өлкәсенең «Игора» бөтенсезон курорты янында Россия боҗра узышлары сериясе беренчелегенең өченче этабы тәмамланды. Рөстәм Фәтхетдинов «S1600» классында ике ярышта да иң яхшысы дип танылды. Чечняның беренче профессиональ узыш командасы һәм аның составында чыгыш ясаган Татарстан автоузышчысы уңышын республика башлыгы Рамзан Кадыйров билгеләп үтте.
«Безнең яшь пилотыбыз Рөстәм Фәтхетдинов ике финал ярышында да финиш сызыгын беренче булып узды. Шулай ук Чечен Республикасының автоспорт командасы гомумкоманда хисабында беренче урынны яулады. Кадерле абыем, Чечня автомобиль спорты федерациясе президенты Мөхәммәт Әхмәтовны, бөтен командабызны һәм шәхсән Рөстәм Фәтхетдиновны чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә уңышлар телим. ӘХМӘТ-КӨЧ!» - дип белдергән җитәкче. Бу турыда @ya_pomoshnik_kra_95 инстаграм аккаунты.
Чечня Республикасының физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Хәмзәт Кадыйров билгеләп үткәнчә, шәхси әңгәмәсендә Рамзан Кадыйров үзенең кадерле абыйсы – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм бөтен татар халкына котлау сүзләрен җиткерүләрен сораган.
Чечен Республикасы башлыгының Татарстандагы вәкиле Әсламбәк Бердукаев билгеләп үткәнчә, Akhmat Racing Team узыш командасы составында Татарстан спортчысының җиңүе хәзерге вакытта спортта, мәдәнияттә һәм башка юнәлешләрдә актив үсеш алган ике тугандаш республиканың хезмәттәшлеге үсешендә уңай динамиканы күрсәтә.
Спорт менеджеры, танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдинов сүзләренә караганда, илнең төрле төбәкләрендә һәм дөньяның төрле почмакларында узган ярышларда чыгыш ясап, Рөстәм татар халкын һәм үз республикасын горурланып тәкъдим итә: «Кичә Рөстәм финиш сызыгын беренче булып узгач, федераль комментатор туры эфирда бөтен илгә «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарган. Бу планлаштырылмаган иде. Шулай итеп ул барыбыз өчен дә шатланган. Монда тагын нәрсә әйтәсең?».
Шулай ук Салават Фәтхетдинов Рөстәм шлемында Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән, ә кырыенда Коръәннең цитатасы язылган, дип сөйләде. Рөстәм Фәтхетдинов бу сезонда Akhmat Racing Team командасында беренче тапкыр чыгыш ясады.
Аннары Рөстәмне Рамзан Кадыйров ризалыгы белән Чечен Республикасы Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры командасына чакырганнар. Мондый карар яшь профессиональ командага спортчының тәҗрибәсен тапшыру өчен кабул ителде, дип ачыклык кертте Салават Фәтхетдинов.
Алда команданы Мәскәүдә, Казанда, Грозныйда һәм Сочида узачак тагын дүрт этап көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев