Логотип Идель
Бу – тема!

РАК АВЫРУЫ ТУРЫНДА МИФЛАР

4 февраль – Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне. Әлеге язмада исә яман шеш авыруы турында халык телендә яшәп килүче мифлар белән танышырбыз.

1. Рак – заманча кешеләрнең дөрес булмаган яшәү рәвеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыру

Яман шеш беренче тапкыр мең ел элек Мисыр һәм Греция табиблары тарафыннан тасвирланган. Галимнәр исә өч мең еллык скелеттан онкологик авыру билгеләрен тапкан.

Фәнни прогресс нәтиҗәсендә йогышлы авырулар, ачлык һәм бәла-казалар кимегән, әмма рак белән авыру ихтималы арткан. Бу табигый процесс: яшь арткан саен ДНК хаталары җыела, бу исә яман шешкә китерә. Әмма вакытында ачыкланган авыруны дәвалау мөмкин.

2. Файдалы продуктлар рактан саклый

Ракка каршы махсус «могҗизалы» продуктлар юк. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр сәламәтлек өчен файдалы. Ләкин рактан саклану өчен бер генә ризыкка өстенлек бирү кирәкми. Әлбәттә, тәмәке тартмау, һәрдаим хәрәкәттә булу, алкогольне чикләү – ракны булдырмас өчен иң нәтиҗәле чаралар.

3. «Кислоталы» диеталар рак китереп чыгара

Кайбер кешеләр «кислоталы» диеталар канның pH дәрәҗәсен төшереп, рак китереп чыгара, дип ышана. Алар, киресенчә, «селтеле» продуктлар –яшелчәләр, җиләк-җимешләр, хәтта лимон ашарга киңәш итә.

Биология һәм медицина күзлегеннән караганда, бу – тулысынча нигезсез фикер. Чыннан да, шеш күзәнәкләре селтеле мөхиттә була алмыйлар. Ләкин ул ук шартларда кеше организмының сәламәт күзәнәкләре дә яши алмый.

Сәламәт кешенең каны аз гына селтеле. Аның pH балансы бөерләр тарафыннан даими рәвештә көйләнеп тора, һәм бу күрсәткеч бик тар чикләрдә генә үзгәрә. Бернинди диета да моңа йогынты ясый алмый.

4. Рак баллыны ярата

Шикәр рак күзәнәкләрен туендыра дигән миф дөрес түгел. Барлык күзәнәкләр дә энергия өчен глюкоза куллана. Шикәрне чикләү авырлыкны арттырмау өчен файдалы, ләкин ракны булдырмау сәбәпле түгел.

5. Ракка каршы могҗизалы дару бар

Интернетта ракка каршы «тылсымлы» дарулар турында күп кенә видеолар һәм язмалар бар. Ләкин аларның фәнни нигезе юк, һәм нәтиҗәлелеге дә тикшерелмәгән. Аларның нәтиҗәсе фәнни тикшеренүләр һәм клиник сынаулардан соң гына раслана.

6. Кәрәзле телефоннар рак китереп чыгара

Кәрәзле телефоннар нурланыш чыгара, әмма аларның ракка китерүе турында фәнни мәгълүмат юк. Ә менә машина йөрткәндә телефоннан сөйләшү авария куркынычын арттыра – бу күп тапкыр расланган факт.

Сәламәт һәм игътибарлы булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев