Логотип Идель
Бу – тема!

ҺӘР УКЫТУЧЫГА - БЕР НОУТБУК

Яңа уку елы укытучыларга бүләк тапшырудан башланып китте. Татарстанның күп мәктәпләрендә мөгаллимнәрнең ноутбуклары яңартылды. 17 676 заманча ноутбук хәзер республика укытучыларының эшенә ярдәм итәчәк.

Әлеге программа «Бер укытучы – бер ноутбук» проекты дәвамында ашырыла. Хәтерләсәң, 2010-2011 елларда педагогларга «Татарстан республикасының электрон белем бирү» системасында эшләү өчен ноутбуклар тапшырылган иде. Еллар узган саен техника искерә. Аларга алмашка яңалары килә. Бу юлы да шулай булды.

Татарстанның Мәгълүмати технологияләр үзәгенең Мәгариф һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибәтуллин әйтүенчә, яңа компьютер техникасы күпкә уңайлырак, аның җитештерүчәнлеге да югары икән. Бу укытучыларга белем биргән вакытта заманча IT-технологияләрен кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа ноутбуклар:

​ 15 дәүләт белем учреждениеләренә;

​ 53 коррекцион мәктәпкә;

​ 300 муниципаль белем бирү учреждениеләре укытучыларына тапшырылган.

2016 елда укытучылар өчен булган 10 000 ноутбук яңартылган булган. 2016-2017 ел дәвамында Татарстан укытучылары 28 мең заманча портатив компьютер алган.

Яңа ноутбуклар белән укытучыларга эш тә арта дигән сүз. Чөнки хәзер барлык эшләрен мөгаллимнәр компьютерда да, кәгазь вариантта да тапшырырга тиеш. Электрон көндәлек, эш программалары, дәрес планнары, һәр дәрескә презентация, сыйныфтан тыш уза торган чаралар, сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышларына әзерлек буенча планнар, контроль эшләр, укучыларның өлгереше буенча отчетлар һәм башкалар... Боларны башкарганда, укытучыларга Ходай ярдәм бирсен! Һәм бераз гына булса да йокларга вакыты калсын һәм сәламәтлекләре нык булсын диясе генә кала.
Белешмә:

«Татарстан республикасының электрон белем бирү» системасы 2009 елдан бирле эшләп килә. Бүген анда 1 миллионнан артык кеше теркәлгән. Алар арасында укытучылар, укучылар, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре бар. Бер айга әлеге система 80 миллион тапкыр карала икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев