ПРОФИЛЬЛЕ СЫЙНЫФКА ЭЛӘГҮ ӨЧЕН НИЧӘ БАЛЛ ҖЫЯРГА КИРӘК?
Педагогик үлчәмнәр федераль институтында (ФИПИ) профильле сыйныфларга эләгү өчен ТДИ (ОГЭ)ны ничә баллга тапшырырга кирәклеген әйттеләр.
Белүебезчә, 9 сыйныф укучылары уку елы ахырында ТДИ тапшыра. Әгәр алга таба укуларын профильле сыйныфларда дәвам итәргә теләсәләр, аларга билгеле бер күләмдә баллар тупларга кирәк булачак. Озын сүзнең кыскасы: укучыларның билеләре “+4” булырга тиеш.
Профильле сыйныфка баруның файдасы нидә?
Мондый сыйныфларда БДИга яхшылабрак әзерлиләр. Шулай ук олимпиадаларга да махсус әзерлек бара. Ә димәк, репетиторларга азрак акча китәчәк.
Күпме балл тупларга кирәк?
Рус теле буенча профильле сыйныфка эләгү өчен әлеге фән буенча имтиханда ким дигәндә 26 балл тупларга кирәк булачак (“5”ле 29дан башлана).
Математика юнәлешендә кагыйдәләр башкачарак яңгырый: табигать фәннәре белән бәйле профильле сыйныфка керергә теләсәң, бу предметтан минимум 18 балл туплау кирәк. Киләчәктә экономист булырга теләүчеләргә 18 балл җитә. Физика-математика профилен сайлаучыларга 19 балл җыю мөһим.
Физикага өстенлек бирелә торган сыйныфта укырга теләсәң, физикадан ТДИда ким дигәндә 30 балл тупларга туры киләчәк (иң күбе 43 балл куела). Химия буенча профильгә эләгү өчен 27, биология өчен 33 балл кирәк.
География буенча профильле сыныфка керү өчен 23, тарихка өстенлек бирсәң, 24 балл туплау мөһим.
Сыйныфтагы урыннар тулган булса, нишләргә?
Әгәр мәктәптәге сез теләгән профильле сыйныфта инде урыннар беткән булса, нишләргә соң? Укучыларның балларын чагыштырып, кемнеке югарырак, шуны сыйныфка алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев