ПРЕЗИДЕНТ ЧЫРШЫСЫ – 2020 (ФОТОЛАР)
Кичә Казанда Президент чыршысы булып узды. Анда ел саен республиканың иң тырыш балалары катнаша. Билетка ия булу өчен йә уку, йә спорт алдынгысы булырга, йә инде иҗтимагый тормышта актив катнашырга кирәк.
Бөтен өлкәләрдә дә актив булсаң, тагын да яхшырак! Мисал өчен, 11 яшьлек Казан кызы Азалия Шәрипова - “Җәлил укулары” бәйгесе җиңүчесе, академик вокал буенча Бөтенроссия конкурсы призеры, “Шаян ТВ” алып баручысы. Президент чыршысында катнашып кына калмыйча, аны алып та барган.
Ә Чаллыдан Величко Николай – эко-волонтер. 5 сыйныфта гына укуына карамастан, табигатьне саклау, кош-кортларны яклауга үзеннән зур өлеш кертә. Егет зур чарага баруына нык сөенүен яшерми.
Президент чыршысының үткәрелә башлавына быел 20 ел. Сүз уңаеннан, Чыршы бәйрәме игелекле кешеләргә һәм аларның изге гамәлләренә багышланган иде.
Быелгы тамашаны 8 мең бала күрә алды. Бөтенесе берьюлы түгел: куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау өчен быел бер бәйрәм урынына өч (12:00, 15:00 һәм 18:00) бәйрәм узды.
- Барыгызны да Яңа ел белән котлыйсы килә, - дип мөрәҗәгать итте балаларга Рөстәм Миңнеханов, - сезнең барыгызны да ихтыяр көче, хезмәткә мәхәббәт һәм үҗәтлек берләштерә. Сез – безнең горурлыгыбыз, беркайчан да туктамагыз, һәрчак алга барыгыз.
Чыршы бәйрәмендә популяр Dabro төркеме дә чыгыш ясады, президент та килде, Кыш бабай да бүләк өләште – 2020 ел үзенчәлекле булса да, Республиканың балалар өчен төп Яңа ел бәйрәме гадәттәгечә күңелле һәм истәлекле узды.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев