Логотип Идель
Бу – тема!

ПРАКТИКАНТ КӨНДӘЛЕГЕ: БУЛЛИНГ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ, КЕЧКЕНӘ АЛЫП-САТАРЛАР ҺӘМ «РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»

Туфан агайның трилогиясе булган кебек минем «Ярминкә – патриотик сыйныф сәгате – психолог-педагогик класс белән тәҗрибә» – триомәкаләм булыр инде.

2022 елда менә инде өченче практикам булды. Үзем дә шаккаттым. Без мәктәпләргә барып сыйныф сәгатьләре һәм сыйныфтан тыш чара үткәрергә, инглиз теле дәресләрен карарга тиеш идек.

Практика алдыннан инглиз теле дәресләреннән өй эше буларак «Вверх по лестнице, ведущий вниз» «Писатели свободы», «Триумф Рона Кларка» фильмнарын караган идек. Боларның барысы да яшь укытучыларның яңа коллективка кереп китүләре, аларга дөньядагы иң тәртипсез сыйныф эләгүе, бу мескен укытучының әлеге балалар белән уртак тел табуы, аларны берләштерүе турындагы автобиографик фильмнар. Мондый тарихтан соң сиңа да шундый таулар күчерердәй сыйныф эләгер, дип уйлый башлыйсың...

Әмма арткы парталардан дәрес караганда үзеңне бар нәрсәне дә булдыра алучы «Супергёрл» кебек түгел, биолог кебек хис итәсең, пробиркалардагы бактерияләрнең хәрәкәтләрен күзәтәсең, төсләренә игътибар итәсең, я булмаса зоопаркны күзалдыңа китерәсең, әйтерсең читлекнең теге ягында дөньяның бөтен хайваннарын бергә ябып куйганнар: оялчан куяннар да, Джеки Чан кебек сугышучы Кунг-фу панда да, нәфис күзле төлкеләр дә, сөясе килеп кенә торган бәбкәләр да монда. Безгә аларга читтән генә карарга һәм бераз сыйпарга ярый кебек, әмма тора бара бу читлекләрнең тимере көчсезләнә, микроскопның пыяласы калыная сыман.

Күз алдыгызга китерегез, без бу кечкенә бактерияләрне нибары ике атна ярым күзәттек, әмма анда да кемнең-кем, нинди холыклы икәнен белдек, әлеге зоопарк геройларының үсешен карадык (җитмәсә, шундый кызык чорлары эләкте), ә укытучылар аларны еллар буе күзәтә...

Үзем мәктәп укучысы булган чакта, «кире көн»дә бер үк сыйныфка 5,6,7 нче сыйныфларга татар теле укытып караган идем. Өч ел рәттән 5 октябрьгә килеш темасы эләгә иде. Рәхәтләнеп үтә идек ул теманы. Көн дә күргән балалар белән барыбер ара якынрак, сөйләшәсе сүзләр күбрәк, дуслык бар иде, мин «Алисә апа» идем. Ә монда безне укучылар: «Безнең ПРАКТИКАНТЛАР килмәдемени? Ой, гафу итегез, күрми калдым, исәнмесез,» – дип каршы алалар. Шәһәр балаларын элек бөтенләй күрмәгән, 160 бала тирәсе генә укыган провинциаль Татарстан почмагыннан килгән кеше буларак, миңа бу бик җиңел булмады. Беренчедән, тел мәсьәләсе, руслар кебек йөгереп сөйләшергә өйрәнәбез генә әле. Икенчедән мәктәпнең масштабы, (адашуы җиңел, тиешле бүлмәне тапмый изаланасың: тегендә дә баскыч, монда да баскыч, әле ярый стеналары төрле төскә буялган инде), бала күплеге (2500 тирәсе).

Сыйныфтан тыш чара буларак без мәктәп ярминкәсендә булдык. Күз алдыгызга китерегез – ике меңнән артык бала мәктәп ярминкәсендә... Сытылып үләсең анда! Мин әле анда соңга калып килгән идем. Үземнең сыйныф егетен танып, көчкә таптым шул «7»ләрне.

Безнең сыйныф ярминкә өчен махсус телефон уены аша рулетка үткәрде. Үзләре ясаган плакатларында: «Катнашу – 15 сум. Слотны алып кую – 5 сум. Өч әйбер алган очракта бер әйләндерү бушка. Бүләкләр: батончик, бернәрсә дә түгел, үзең сайлаган әйбер» дип язылган иде. Кыскасы, Якубовичның «Крутите барабан!» дигәне генә җитми иде. Мәктәп чагыннан ук кечкенә алыпсатар бизнесменнар, PR-менеджерлар күренеп тора.

Мин соңга калып килгәнгә үземне бик гаепле хис иттем. Башта оялып алар янында бер почмактан күзәтеп тордым. Аннан соң бу гаеп хисе үзенекен итте! Безнең «лавка»га укучыларны җәлеп итәргә булыштым. Минем бу гамәлне 7 сыйныф укучылары да яратты. Бер яктан алар кысалар, икенче яктан – мин. Баштарак мин читтә торганда, әлеге 7 сыйныф укучысы мине мәктәп укучысы дип уйлап: «Әйдә, әйдә, менә моннан сатып ал», – дип култыклап китте, аннан соң ситуацияне аңлап алды һәм гафу үтенде. Иң кызыгы, әлбәттә, ярминкә бетеп, балаларның калган ашамлыкларын үзләре ашап, акча санап, үз хис-кичерешләре белән бүлешүе. Менә шуларның берсе: «Фәләнгә өчпочмак сатып ал дим. Ә ул өчпочмак нәрсә белән дип сорый. Ничек шуны сорап була инде. Уф».

Бу уку елыннан башлап мәктәпләрдә «Разговоры о важном» дип аталган патриотик сыйныф сәгатьләре үтә, дүшәмбе иртәнге сигездә флаг күтәрелә, Россия һәм Татарстан гимны яңгырый, шимбә соңгы дәрестән соң флаг төшерелә. Шундыйларның берсен мин дә үткәрдем.

Икенче көнне иртәнге биштән үк апайның 10 төрле музыкалы 20 будильнигы эшли башлады, ә без җиденче яртыда гына тордык. Чыгар вакыт җиткәч, апайның бизәнгәнен күреп мин дә кызыктым. Бизәндем һәм соңгы штрих. Иреннәрне буйыйсы калды. Апай: «Менә бу блеск – ут!» – диде. Бу җөмлә туры мәгънәдә әйтелгәнен мин ирен яна башлагач кына аңладым, шаярткан берәү!

Сыйныф сәгате үзе ничек үтте соң? Шәп. Бугай. Проектор гына ватылды. 

Мин ватмадым. Чынлап. Мин килгәндә ватык иде инде. 15 минут эчендә Россия милләтләре, татар телен өйрәнү мөһимлеге, холокост турында сөйләдем, дәрес тематикасы шактый бай һәм кызыклы булды, минемчә. Чын дөресен генә әйткәндә, «Кем татар теле дәресен ярата?» дигәч сыйныфның яртысыннан артыгы кул күтәрде. Мин моңа бик гаҗәпләндем (күңелемнән ихлас шат идем).

Сыйныф сәгате 25 минут бара, ә минем 15 минут кына үткән иде. Ситуацияне коткарырга кирәк иде. Баш шул чакта «хәзер, тукта, миндә бер фикер бар» – диде дә тел: «Сезгә Германиядән дустыгыз кунакка килсә, сез аңа Россиядә нинди җирләрне күрсәтер идегез?» – дигән сорау бирде. Алар белән Татарстанда һәм Россиядәге матур тарихи биналар турында сөйләштек.

Соңрак мин балалардан «Бәлкем сезнең ниндидер кызык сорауларыгыз бардыр?» – дип сорадым.

Һәм бу минем иң тупас хатам! Мин үземнен вазыйфамны актив малайга, янып торган чын сангвиникка тапшырдым да, үзем читтән карап тордым. Ул күп сораулар уйлап тапкан иде. Икенче яктан караганда, мине алыштыру аның тиз фикерләү сәләтен, креативлыгын үстерергә булышты сыман. Аның да минем кебек үк илһамы киткәч, мин дәрескә нәтиҗә ясадым. Әмма сыйныф сәгатенә бирелгән вакыт һаман бетмәгән иде, һәм балаларның шаулап ишек төбендә кыңгырау тавышын көтүләре дә мәңгегә сузылыр кебек иде. Сыйныф сәгате дәверендә аларның «рәсми» сыйныф җитәкчеләре арткы партада утырды. Мин үз чыгышымны бетергәч, ул миңа үз фикерен әйтте.

«Психолого-педагогик сыйныф» дигәч кемнең башына нәрсә килә? Мин нигәдер тулы булмаган гаиләләрдән, мөмкинлекләре чикле булган, аерылып торучы балалар сыйныфы дип күзаллый идем. Чын дөресен әйтим, мин моннан бик курыктым. Мондый сыйныф аерым тәҗрибә, тиешле сүзләрне сайлап кына сөйләүче бик мәрхәмәтле укытучыны таләп итә. Син югалып калмаска, аларны «мескенкәйләр» дип кабул итмәскә тиешсең. Әмма мин ялгышкан булганмын, бу – яшь булачак укытучыларны әзерләүче сыйныф булып чыкты. Без бу дәресләрдә «Буллинг» темасына сөйләштек. Бу юлы да проекторсыз, кулда акбур, каршыда каратакта кануны буенча гына эш иттек. Шуны әйтәсе килә, сыйныфта актив балалар бар икән, димәк, сыйныф сәгате уңышлы, рәхәт үтәчәк. Әйе, алар дәрескә соңга калып, атылып керәләр, партадашлары белән сугышып алалар, әмма алар дәрестә катнашалар, сорауларга җавап бирәләр, мисаллар китерәләр («Буллинг» темасында алар үзләренең фанатлары Роналду белән Мессиның тормыш юлы турында сөйләделәр), башларына килгән сорауларын бирергә оялмыйлар, шундый «разбойниклар», 40 минут буе балык кебек бер аваз да чыгармый чәче белән уйнап утырган курчаклардан мең тапкырга әйбәтрәк!

«Психолого-педагогик сыйныф» турында сөйләшсәк, әйе, киенү рәвешләре буенча алар укытучыларга бездән ныграк ошаганнар: кара копронки, биек үкчәле түфли, макияж... Әмма аларга билгеле булганча, ачылып бетү һәм тәҗрибә җитеп бетми. Ә, тагын бер әйбер: без булачак укытучылар сыйныфыннан һәм гадәти җиденчеләрдән аларның хис-кичерешләре турында сорарга һәм моны диктофонга яздырырга, фотога төшерегә тиеш идек. Исең китмәле, әйме? Менә кайда кирәк ул журналист һөнәре. Шул мини-интервьюлардан бер малайның: «Без сезне онытмаячакбыз» – дигәне йөрәккә май булып ятты.

Шулайрак үтте дә китте бу практика да. Менә эш кәгазьләрен тутырганда укучыларның исемнәрен күрәм дә елмаеп куям. Миңа отчёт белән уңышлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев