ӨЙ ЭШЕ ЭШЛИБЕЗ – ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР
Өй эше эшләү процессы продуктив һәм тиз булсын өчен киңәшләр белән уртаклашабыз.
1. Көндәлек башла. Күп мәктәпләрдә хәзер көндәлек юк. Әмма ул кирәк. Бөтен өй эшен дә башта тоту мөмкин түгел. Шуңа күрә блокнотка булса да язып барырга киңәш ителә.
2. Өй эше эшләү өчен яхшы урын тап.
Ул урында телевизор да, энең дә синең игътибарны җәлеп итәргә тиеш түгел. Чөнки игътибарны читкә юнәлтмичә өй эшен вакытында эшләп куйсаң, аннан башка эшләргә вакыт калачак һәм аларны тынычлап эшләп булачак.
3. Иң беренче чиратта, тиздән тапшырырга кирәкле өй эшен эшлә. Мисал өчен, атна ахырына 2000 сүзлек эссе язарга һәм иртәгәгә кечкенә генә сораштыру уздырырга кушылган булса, сораштыруны эшлә. Зур эшләргә бөтен игътибарны юнәлтү өчен үзенә игътибарны җәлеп итеп тора торган вак-төяк эшләрдән вакытында арынырга кирәк.
4. Ялга бүленеп ал. Өйдә берәр эш эшләп алу (гөлгә су сибү кебек), урамда йөреп керү, физик күнегү ясап алу бераз баш миен ял иттерер, яңа көч өстәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев