Логотип Идель
Бу – тема!

ОСКАР ЮНЫСОВ: «КЫЗЛАР ҺӘРВАКЫТ ӨЧЕНЧЕ УРЫНДА»

«Gauga» төркеме лидеры Оскар Юнысов белән мин университетта укыган чордан ук таныш. Тик аны җырчы түгел, ә күбрәк баскетболчы буларак белә идем. Бүген исә Оскар татар музыкасын яңача яңгырата, аны өр-яңа дәрәҗәгә күтәрә.

Оскар музыка, иҗат турында сөйләшергә ярата, ә менә үзе турында беркайчан да ачылып сөйләми. «Сөйләми иде» дип әйтсәк, дөресрәк булыр, чөнки «Ялкын»га сөйләде.

Бала чагыңда син нинди идең?

– Мәктәпкә кадәр мин шактый шук бала идем. Күп сөйләшә идем. Ә мәктәпкә кергәч, сөйләшүне туктаттым, тыныч балага әверелдем. Бәлки, бу стресс белән бәйле булгандыр, чөнки мәктәпкә барганда русча бер сүз дә белми идем. Ә анда барысы да русча сөйләшә. Бары тик 5-6нчы сыйныфларда гына бераз ачылдым.

Музыка белән кызыксына башлаган чорны исеңә төшер әле...

– 6 яшемдә музыка мәктәбенә йөри башладым, баян классында шөгыльләндем. Хәтерлим, үземә ошаган җырларны баянда уйнап җырлый идем. Нигездә, ул «Кино», «Аквариум» төркемнәре репертуары иде. Читтән бу шактый сәер күренгәндер, мөгаен. 10нчы сыйныфта укыганда, әбием миңа гитара бүләк итте. Шуннан соң башланды инде... Көненә унышар сәгать гитарада уйнадым. Бармаклардагы тире ката һәм яшел төскә кереп бетә иде. Баянны бөтенләй кулга алмый башладым...

– Үзеңдә иҗатка сәләт барлыгын ничек аңладың?

– 10нчы сыйныфта мин әти белән «Аквариум» төркеме концертына бардым. Соңрак мәктәптә ирекле темага инша язарга куштылар. Мин шул концерт турында яздым. Икенче дәрестә укытучы миннән: «Оскар, сиңа кем ярдәм итте?» – дип сорады. «Үзем яздым», – дидем. Ышанмады. Аннары ул аны бөтен сыйныф алдында кычкырып укыды. Сыйныфташлар да ышанмады. Шунда гына мин  үземнең яхшы инша язганлыгымны аңладым һәм миндә сүзгә, җөмлә төзүгә, иҗатка кызыксыну уянды.

– Белүемчә, син башта бары тик русча, инглизчә генә җырлагансың. Татар төркеме булдыру фикере кайчан, ничек туды?

– Бик җиңел! Татар телендә беренче җырны язгач та, мин аның русча җырларга караганда матуррак килеп чыкканлыгын аңладым. Рус телендәге җырларга әле берсе, әле икенчесе, әле өченчесе җитми кебек тоела иде. Ә монда барысы да урынында. Бер генә кирәкмәгән сүзе дә, ноктасы да юк.

– Иҗат кешесе булсаң да, син КДУның (хәзерге КФУ) ВМК факультетын сайлагансың...

– Бәлки, бу хата булгандыр. Мәктәпне тәмамлагач, укучы нишләргә, кая укырга керергә икәнлеген төгәл аңламый. Мөгаллимнәр синең сәләтеңне күрми, аны камилләштерергә ярдәм итми. Һөнәрләр белән танышу, төрле оешмаларга экскурсияләргә бару кебек эшчәнлек алып барылса, укучыларга үз юлларын табу күпкә җиңелрәк булыр иде. Шәхсән үзем математиканы ярата идем. Тик укырга кергәч, бу һөнәрнең минеке түгеллеген аңладым.

– Ялгышмасам, синең тормышыңда баскетбол да зур роль уйный.

– Минем тормышымда һәрвакытта да өч әйбер зур урын алып торды: баскетбол, музыка һәм кызлар. Мин аларны тормышның төрле интервалларында төрле тәртиптә урнаштыра идем.

Кызганыч, безнең шәһәрдә (Башкортстанның Бирск шәһәре – Авт.) баскетбол түгәрәкләре юк иде. Шуңа күрә мин, мәктәптә укыганда, бөтен буш вакытымны урамда баскетбол боҗрасы төбендә уздырдым. Көненә унышар сәгать шөгыльләндем. Бу чорда беренче урында – баскетбол, икенче урында музыка булды. Гитара барлыкка килгәч, музыка беренче урынга чыкты. Кызлар исә һәрвакытта да өченче урында...

– Беренче мәхәббәтеңне хәтерлисеңме?

– 3-4 яшьләрдә булгандыр ул. Телевизорда бер реклама бара иде. Озын чәчле чибәр кыз шампунь рекламалый. Ярата идем шуны. Гаилә белән телевизор караганда шул  реклама башланса, әти, минем күзләрне каплап: «Йом-йом күзеңне», – дип шаярта иде. Алар өйдә булмаганда, мин, телевизор янына йөгереп барып, экран аша шул кызны үбә идем. Иң кызыгы: миңа хәзер дә шул кызга охшаган кызлар ошый. 

– Бүгенге көндә яраткан кешең бармы?

– Әйе, бар. Тик исемен әйтмим. Без аның белән инде бер елга якын таныш.

– Үзеңне кайсы сыйфатларың өчен хөрмәт итәсең, ә кайсыларыннан арыныр идең?

– Мин ихласлык яклы! Һәрвакыт дөреслеккә тартылам һәм моны яхшы сыйфат дип саныйм. Ә начарларына килгәндә, мин бераз ялкау. Эштә әкренлек булмаса, без инде күпкә уңышлырак булыр идек. Ә мин аккан елгага арка белән ятам да рәхәтләнеп йөзеп барам...

– Төркемдәге һәр егетне кыскача гына тасвирлап бир әле.

Искәндәр Хәбибуллин – төркемнең иң өлгер, иң чая һәм иң «хулиганистый»  егете. Марат Шәяхмәтов бар булган хисләрен үз эчендә тота, ераккарак качыра, әмма безнең белән ачылып сөйләшергә дә мөмкин. Альберт Садретдинов – иң җаваплы егетебез. «Әйдәгез, репетиция ясыйк», –дип, иң беренче ул әйтә, безне җыя, оештыра.

– Яңа альбом нәрсә турында булачак?

Материал бик күп, шуңа күрә альбомның да берничә варианты бар. Берсе күбрәк романтик рухта булса, икенчесе – социаль альбом. Өченче альбомны башка темага яздырырга мөмкин. Кайсысына тукталырбыз – әлегә билгесез. Хәер, бүгенге көнгә күбрәк социаль альбом туры килә кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев