ОРВИ СЕЗОНЫ КЫЗГАННАН-КЫЗА БАРА
Бүгенге көндә ОРВИ белән авыручылар саны арта бара, бер атна эчендә 63%ка күтәрелгән бу күрсәткеч. Мәктәп укучылары арасында тенденция ике тапкыр тизрәк бара. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки хәзер көз – авырулар сезонының иң кызган чагы. Ата-аналар «Нәрсә эшләргә? Ничек дәваларга?» дип борчыла. Барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен без үз эшенең остасы, балалар табибы, педиатр Рүфилә Шакирова белән сөйләштек.
– Көз көннәрендә ОРВИ нигә көчәя?
– Көз җитүгә балалар арасында салкын тию, ОРВИ дигән авырулар гел арта. Моның сәбәбе нәрсәдә? Әлбәттә, монда берничә фактор роль уйный:
- Балалар коллективы
Җәйге каникуллардан соң балалар мәктәпкә, балалар бакчасына, төрле түгәрәкләргә йөри башлый, һәм, әлбәттә, анда алар бер-берсе белән еш аралашалар. Бу исә алар арасында инфекцияне тиз таралуына йогынты ясый.
- Һава торышының үзгәрүе
Кинәт суыту яисә һава торышына туры килмәгән кием иммунитетны көчсезләндерә.
- Җылылык бирү чоры
Биналарда җылылык бирелә башлагач, балалар бакчаларында яки мәктәпләрдә кабинет һавасы бик коры була, ә бу вируслар һәм инфекцияләр артуына бик уңайлы тирәлек булып санала.
– Иммунитетны ничек ныгытырга?
– Кызганычка каршы, иммунитетны ныгытырга ярдәм итә торган бер генә «тылсымлы дару» да юк. Ләкин моны мөстәкыйль рәвештә эшләргә ярдәм итүче кайбер гадәтләр һәм киңәшләр бар:
- Дөрес һәм балансланган туклану.
- Физик активлык, мәсәлән, саф һавада йөрү.
- Бүлмәләрне җилләтү һәм һаваны дымландыру.
- Гигиена: кулларны еш юу.
- D витамины эчү. Дефицит булганда – дәвалану өчен, булмаганда – профилактика өчен.
- Гриппка каршы ел саен вакцинация ясату.
– ОРВИны ничек дәваларга?
– ОРВИны дәвалауның төп максаты – симптомнарны җиңеләйтү.
- Температура
Баланың температурасы 38,5 градустан югары булганда яки ул температураны бик авыр кичергәндә генә төшерергә кирәк. Моның өчен парацетамол яки ибупрофен кулланырга мөмкин.
- Борын тыгылу
Һаваның дымлылыгын 50-60% тирәсендә тотырга кирәк. Борынны тозлы су белән юу мөһим.
- Йөткерү
Йөткерү ул – авыру түгел, ә симптом гына. Күп очракта ул борыннан төшкән лайла белән бәйле.
- Тамак авырту.
Тамак авыртуын бераз басар өчен, салкын эчемлекләр эчәргә киңәш ителә. Шулай ук, 4 яшьтән узган балаларга махсус суыра торган дарулар, спрейлар кулланырга мөмкин.
– Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә?
– Гадәттә ОРВИ җиңел, катлаулануларсыз уза. Әмма, әлбәттә, искәрмәләр булырга һәм авыру катлауланырга да мөмкин:
- Бактериаль инфекция кушылу
- Күз, колак, борын куышлыгы һәм үпкә авырулары
- Сирәгрәк – йөрәк мускулы яки нерв системасы зарарлану.
– ОРВИ белән авырган баланы кайчан балалар бакчасына яки мәктәпкә җибәрергә мөмкин?
– Гадәттә баланың тулысынча терелүе өчен якынча 7 көн кирәк. Аннан соң, әгәр хәле яхшы булса һәм табиб рөхсәт итсә, бала кабат коллективка кайта ала.
– Балаларга, әти-әниләргә, укытучыларга нинди киңәш бирер идегез?
– Иң мөһиме – «тылсымлы дару» эзләргә кирәкми. Организмга дөрес шартлар тудырсак, ул үзе инфекцияне җиңәчәк.
Сау-сәламәт булыгыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев