ҺӨНӘР САЙЛАГАНДА ҮЗЕҢӘ НИНДИ СОРАУЛАР БИРЕРГӘ?
Безнең булачак һөнәребез тормышыбызга зур йогынты ясый. Шуңа күрә аны дөрес сайлау бик мөһим. Бүгенге язмабыз әле үзенең кем булып эшләргә теләвен белмәгән яшүсмерләр өчен дә, һөнәр сайлап та, ялгышкан кешеләр өчен дә файдалы булачак.
Һөнәр сайлар алдыннан үзеңә нинди сораулар бирергә?
1. Мин нәрсә эшләргә яратам? Нәрсә эшләргә телим?
2. Миндә әлеге эш өчен кирәкле сыйфатлар, сәләтләр бармы?
3. Миндә булган сәләтләрне нинди өлкәләрдә куллана алам?
4. Кайда һәм нинди шартларда миңа эшләү рәхәт булачак?
5. Мин нинди яшәү рәвеше алып барырга телим?
6. Тормышымда мин нәрсәләр белән кызыксынам?
7. Белемем, сәләтләрем булса, мин нинди өлкәдә эшләр идем?
8. Әле генә укуны бетергән булсам, мин кая укырга барыр идем?
9. Нинди эшләрне мин яхшы башкарам? Ә кайсыларын бик үк яхшы башкармыйм?
10. Эшләгән очракта: минем хәзереге эшемдә миңа нәрсә ошый? Ә нәрсә ошамый?
11. Үз артымнан нинди эшләр калдырыр идем?
12. Эшемнең нәтиҗәсе итеп мин нәрсә күрергә телим?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев