ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ПРЕМИЯ ТАПШЫРЫЛА. КҮПМЕ?
Россия мәгариф министрлыгының 2018 елда узган халыкара олимпиада җиңүчеләренә һәм аларны әзерләгән тренер, укытучыларга премия тапшыру турындагы боерыгы чыкты. Премияләр 2019 елның 15 ноябренә кадәр тапшырылырга тиеш.
Премиянең күләме нинди?
Халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларга алтын медаль өчен 1 миллион, көмеш медаль өчен 500 мең, бронза өчен 400 мең сум премия тапшырылачак.
2018 елда физика, математика, биология, химия, география, астрономия, информатика буенча халыкара олимпиадалар узды. Россиядән 38 мәктәп укучысы медальгә лаек булды, аларның 22се алтын медаль алды.
Татарстаннан кемнәр ала?
Премия алучылар арасында Татарстаннан да ике егет бар. Аларның берсе КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Рамазан Рәхмәтуллин, икенчесе – Түбән Кама шәһәренең 45 номерлы лицеен төгәлләгән Андрей Кобелев.
Рамазан 29нчы тапкыр үткәрелә торган информатикадан халыкара олимпиадада (International Olympiad in Informatics) алтын медальгә ия булган, ә Андрей 50нче химия буенча халыкара олимпиадада (International Chemistry Olympiad, IChO) көмеш медаль яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев