ОКТЯБРЬ АЕНА ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ
Көзнең икенче аена да аяк бастык. Нәкъ менә октябрь аенда күзәтүләр ясап, без киләчәк турында фаразлар ясый алабыз. Халык сынамышлары, әлбәттә, ярдәмгә килә!
1 октябрь - әгәр бу көнгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез.
2 октябрь - бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.
3октябрь - бу көнне җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә – яңгырга, көньяк җиле - җылыга, төньяктан искәне салкынга ишарә.
4 октябрь - бүген көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.
5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.
6 октябрьдән чын суык көз - елның өченче фасылы башлана.
7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.
8 октябрь - әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.
9 октябрь әгәр бүген беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.
10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.
11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елга мул ел килер.
12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, кыш коры килер.
13 октябрь каен һәм юкә Покрауга кадәр «чишенеп» бетсә, ел уңай килер. Әгәр берән-сәрән яфраклар калса, кыш суык булыр.
14 октябрь - Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң - кыш. Покрау нинди, ел шундый.
15 октябрь - көн яңгырлы икән - кыш суык килер. Җил көньяктан иссә - кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.
16 октябрь - соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр.
17 октябрь - җил тынса - көннәр суытыр.
18 октябрь - әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.
19 октябрь - коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
20 октябрь - агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.
21 октябрь болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
22 октябрь түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә - көз китәргә ашыкмый дигән сүз.
23 октябрь көнне айны күзәтәләр. Әгәр «мөгезе» төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса, бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә, көчле суык җил көтегез.
24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән - суыта, тонык икән - җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар, кар көтегез. Балкый торган йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.
26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар я яңгыр, я кар алып килә.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә - аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән - суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса, җил һәм карга ишарә.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса, кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр «мөгез» көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрь елак көннәр белән башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев