ОГЭ-2021: НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР БАР?
2021 елда төп дәүләт имтиханы (ТДИ), ягъни 9 сыйныфлар тапшыра торган ОГЭда үзгәрешләр көтелә. Нинди?
Педагогик үлчәмнәр федераль институты (Федеральный институт педагогических измерений) ТДИның 2021 ел өчен демоверсияләренә күп кенә үзгәрешләр керткән. Әлеге үзгәрешләр тарих, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм инглиз теленнән имтиханнарга карый.
Бу фәннәрдән имтихан биремнәрендә нинди үзгәрешләр бар?
Тарих:
1. Биремнәр саны 21дән 24кә җиткән.
2. Кыска җаваплы өч бирем өстәлгән. Алар - гомуми тарих буенча сораулар.
Җәмгыять белеме:
1. Кыска җаваплы биремнәрнең саны кимегән.
2. Визуаль мәгълүматны анализлауга юнәлгән биремнәр өстәлгән.
Рус әдәбияты:
1. Биремнәр яңача номерланган.
2. База дәрәҗәсендәге яңа бирем өстәлгән: ул - әсәрнең берәр өлешен анализлау.
3. Биремнәрне сайлау принципы үзгәргән: сайлап алу өчен бирем блоклары вариантлары түгел, ә конкрет биремнәр тәкъдим ителә.
Инглиз теле:
1. Аудиобиремнәр үзгәртелгән: анда хәзер кыска җаваплы 11 бирем булачак.
2. Язма сөйләмне бәяләүгә юнәлгән биремнәр үзгәртелгән: хәзер Интернеттагы дустыңа электрон хат язарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев