ӨЕҢ ЮК-БАР БЕЛӘН ТУЛМАГАНМЫ?/ТЕСТ
Бүген шушы сорауга җавап табабыз. Тулган булып чыккан очракта өйне юк-бардан арындыру өчен берничә киңәш тә бирәбез.
1. Беркайчан да кулланмый торган әйберләрне куя торган шкафыгыз яки бүлмәгез бар.
2. Кирәк әйберне эзләп табу өчен 5 минуттан артык вакыт кирәк.
3. Кунаклар киләбез дисә, котыгыз оча, чөнки өй җыештырасы булачак.
4. Сезнең кулланмый торган һәм кулланып та, канәгатьлек бирми торган әйберләрегез күп.
5. Шулар арасыннан 2 генә пунктка “әйе” дип җавап бирсәгез дә, бу инде өйдәге кайбер артык әйберләрдән арынырга вакыт дигән сүз.
Алардан арынуның берничә ысулы:
1. Юк-бардан арынуга көн дә 10 минутны багышлау. Моны бер көндә генә эшләп бетереп булмый.
2. Әйберләрне өчкә бүлегез: калдырырга, бирергә, ташларга.
3. “Бер әйбер алам, бер әйбердән арынам” кагыйдәсен истә тотыгыз.
4. Кирәкмәгән әйбер җыела торган “кайнар нокта”ларны булдырмагыз.
5. Кәгазьләрне туплап бару өчен махсус папка булдырыгыз.
6. Истәлекле әйберләр, бүләкләр өчен аерым коробка булсын.
7. Кәгазьләр белән эш иткәндә бер кагыйдәне истә тоту мөһим: кулыгызга берәр кәгазь эләксә, аны йә тиешле урынына куегыз, йә ташлагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев