НИГӘ БЕЗГӘ КУРКЫРГА ЯРАТАБЫЗ?
Көз ахырына таба кешеләрнең куркыныч фильмнар карау теләге арта. Бу, бәлки, Хеллоуин бәйрәме, һава торышының шомлы, караңгы атмосфера тудыруы белән бәйледер. Курку – киеренкелек тудыра торган күңелсез хис булса да, без аны яратабыз. Ни өчен кешеләргә нәрсәдән дә булса курку хисе рәхәтлек китерә? Моның психологик аңлатмасы бар.
Курку — исән калу механизмы
Курку — иң борынгы һәм төп хисләрнең берсе. Ул безнең әби-бабаларыбызга исән калырга ярдәм иткән. Курку хисе барлыкка килүгә үк организм активлаша: йөрәк тизрәк тибә, күз карасы зурая, мускуллар ката.
Баш мие «куркыныч!» дигән сигнал җибәрә һәм тән оборонага әзерләнә.
Бу механизм без фильм караганда да эшли. Әмма акыл аңлый: безгә чынлыкта куркыныч янамый, шуңа күрә без чын курку түгел, тик барыбер көчле, әмма контрольдә тотыла торган эмоцияләр кичерәбез.
Эндорфин, адреналин һәм дофамин
Без «ялган курку» кичергәндә, тәндә махсус гормон коктейле бүленеп чыга:
- Адреналин — йөрәк тибешен тизләтә, хисләрне көчәйтә.
- Эндорфиннар — тынычландыра, рәхәтлек тудыра.
- Дофамин — җиңү, авырлыкны узу шатлыгын бирә.
Димәк, курыкканнан соң һәм барысы да яхшы икәнен аңлагач, баш мие безне бүләкли — без рәхәтлек тоябыз. Бу парашюттан сикергән кебек: башта куркыныч, аннары — ләззәт.
Контроль хисе
Без сайлаган курку — куркыныч түгел. Куркыныч фильмны караганда күзне йомып торып була, куркыныч уеннар, экскурсияләр булган бүлмәләрдән чыгып китеп була. Бу очракта без вазгыятьне контрольдә тотабыз, һәм хәвефсез рәвештә көчле эмоцияләр алабыз. Психологлар моны «психиканы күнектерү» дип атый: без «куркыныч» хисен уен рәвешендә кичерәбез, бу исә реаль тормыштагы стрессларга каршы торырга өйрәтә.
Ни өчен кайберәүләргә курку ошамый
Һәр кешегә дә курку ошамый — бу да гадәти хәл. Югары борчылу дәрәҗәсе булган яки артык эмпатияле кешеләр куркуны көчлерәк кичерә: аларның башы куркуны артык чын итеп кабул итә. Моңа шулай ук түбәндәгеләр тәэсир итә:
- стресс һәм арганлык дәрәҗәсе,
- темперамент үзенчәлекләре (интровертлар ныграк кичерә),
- үткәндәге тәҗрибә (әгәр чын курку булган булса).
Куркыныч тарихлар ни өчен кирәк
Борынгы заманнарда кешеләр учак янында җыелып куркыныч хәлләр сөйләшеп утырган: бу тәҗрибә тапшыру, аңлатып булмаганны ачыклау һәм берләшү өчен кирәк булган. Бүген дә бу функция саклана: куркыныч фильмнар һәм тарихлар — эмоция чыгару, киеренкелекне җиңеләйтү һәм кешеләрне якынайту ысулы. Бергә курку кичерү берләштерә.
Кешеләргә курку ошый, әмма без ул куркынычны хәвефсез шартларда тоярга тиешбез. Курку уенга әйләнә, ә баш мие — борынгы инстинктлар белән хәзерге дөнья арасындагы мәйданга.
Әгәр дә син ужаслар карарга, укырга яратасың икән, бел: бу мазохизм түгел, ә бары тик психологик ихтыяҗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 октября 2025 - 15:41
МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ «БАРСИКЛАР» МУЛЬТИМЕДИА ПРОЕКТЫНЫҢ ПРЕМЬЕРАСЫ УЗАЧАК
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Нет комментариев