Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: ЙОМЫРКА!

Бигрәк шәп нәрсә бит ул йомырка! Иртән уянып китәсең дә, ватып табага саласың... 3 минутта әзер дә була! Таба буяп тормыйм, дисәң кәчтрүлгә су саласың да, йомырканы бөтен килеш куеп җибәрәсең.  Татар халык ашларын гына алыйк. Йомыркасыз пешереп була торган берәр ризык бармы бездә? Әнә шул үзе гади, үзеннән башка яшәү булмаган бу продуктны – ЙОМЫРКАны без һаман да бик үк яхшы белеп бетермибез икән бит! Бүгенге “Ни өчен?” сәхифәсен галиҗәнәп йомыркага багышлыйк әле.

Ни өчен йомырканы суыткычта саклау мәҗбүри түгел?

Россиядән аермалы буларак, күп кенә илләрдә йомырканы суыткычта сакламыйлар. Бигрәк тә Африка һәм Латин Америкасы илләрендә шулай. Россия һәм Көнбатыш илләрендә йомырканы суыткычта сакламау санитар таләпләрне бозу булып саналыр иде. Ничек кенә сәер яңгырамасын, тик АНЫ суыткычта саклау мәҗбүри түгел!

Әгәр йомырканы юсаң, бактерияләр белән бергә аның  кабыгын каплаган саклагыч элпә дә юылып төшә.  Нәтиҗәдә, аңа тагын да күбрәк бактерияләр “ябышачак”. Саклагыч элпә булмагач, аларга эчкә үтеп керергә тагын да җиңел! Бу очракта йомырканы суыткычта сакламый хәл юк. Чөнки алар бик тиз бозылачак. Ә инде юмаганда аларны рәхәтләнеп бүлмә температурасында сакларга мөмкин. Берни дә булмаячак.

Ни өчен кайбер йомыркалар ак, ә кайберләре коңгырт төстә?

Бу тавыкның токымына һәм аның нәрсә белән туклануына бәйле. Йомырканың төсе, каурый төсе кебек үк, нәселдәнлеккә бәйле. Леггорннар, мәсәлән, ак йомырка сала, ә виандот коңгыртны.

Йомыркаларның хәтта зәңгәрсу төстәгеләре дә бар. Мисал өчен, Көньяк Америкадагы араукан исемле токымда. Шул ук вакытта бер токымга караган тавыкларның да йомырка төсләре аерыла.

Коңгырт төсне йомыркага протопорфирин пигменты бирә.

Кабык төсенә кошның рационы да тәэсир итә: кайбер аминокислоталар җитмәгәндә төс сыеклана. Әмма бу йомырка сыйфатына тәэсир итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев