«НИ ӨЧЕН?»: СМАЙЛЛАР
Ни өчен смайллар сары төстә? Ни өчен смайл кешегә чын елмаю кебек тәэсир итә? «Ни өчен?» сәхифәсен бүген смайлларга багышлыйк әле.
Ни өчен смайллар сары төстә?
Смайлның авторы бар. Сары «елмай»ны Америка рәсамы Харви Болл (Harvey Ball). Болл әйтүенчә, әлеге эшкә ул нибары 10 минут вакытын багышлаган. Һәм аңа моның өчен 45 доллар түләгәннәр. Смайллар өчен Болл бүтән беркайчан да акча алмаган. Беренче смайл булавкага беркетелеп, бер компаниянең клиентларына таратыла. Һәм әлеге идея бик уңышлы була. Хезмәткәрләр дә, клиентларга да смайл хуш килә.
Ә дөньяга «елмай» бары тик 1970 елда гына таныла. Ул елны Испаниянең абыйлы-энеле кешеләре смайлга «Have a Happy Day» дигән сөрән уйлап таба. Шул рәвешле, смайл зур популярлык казана. Аны эмблема, футболка, бейсболка – бөтен җирдә дә бастыра башлыйлар.
Ни өчен смайл кешегә чын елмаю кебек тәэсир итә?
Галимнәр аңлатуынча, смайлларның чын елмаю кебек үк тәэсир итүе кешегә тумыштан бирелмәгән. Мисал өчен, смайллар барлыкка килгәнче «:-)» комбинациясе кешегә елмаю кебек тәэсир итмәгән. Әмма, смайллар тормышыбызга ныклап үтеп кергәч, мондый символ безгә елмаю кебек үк тәэсир итә башлавы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев