“НИ ӨЧЕН?”: ШӘҺӘРЛӘР
“Ни өчен?” сәхифәсен дәвам итәбезме, дуслар? Бүгенге темабыз шәһәрләр турында булыр. Ни өчен Лонгйир шәһәрендә үлү канун буенча тыелган? Ни өчен Баден-Баден шәһәренең исеме шундый? Әлеге сорауларга җавап безнең язмада.
Ни өчен Лонгйир шәһәрендә үлү канун буенча тыелган?
Лонгийр – Норвегиядәге иң эре шәһәрләрнең берсе. Бер карашка, гадәти бер шәһәр кебек тоелса, анда бер сәер канун бар. Әлеге шәһәр территориясендә үләргә ярамый. Ярамый гына түгел, бу канун нигезендә тыелган. Әгәр берәрсе каты авырып китсә яки башка сәбәп аркасында аның тормышына куркыныч янаса, аны, очкычка утыртып, Норвегиянең башка өлешенә күчерәләр. Ул шунда үләргә тиеш була. Дөньяда төрле хәлләр була, кешене ул үлгәнче күчереп тә өлгермәскә мөмкиннәр. Бу очракта да аны әлеге шәһәрдә күммәячәкләр. Бу сәер хәлләрнең сәбәбе ни соң? Бу шәһәрдә җир беркайчан да җылынмый, ягъни ул ел әйләнәсе каткан була. Шушындый салкын шартларда мәет бөтенләй таркалмый, моның аркасында шәһәргә ак аю кебек җанварлар килергә мөмкин.
Ни өчен Баден-Баден шәһәренең исеме шундый?
Чыннан да, бер үк сүзне ике тапкыр кабатлау нәрсәгә кирәк булган? Германиядәге Баден-Баден шәһәре 18 гасырга кадәр Баден дип кенә йөртелгән. Әлеге исем бу шәһәр курорт-шәһәргә әйләнгәнче сакланган. Ә менә туристлар күпләп йөри башлагач, исемне үзгәртергә туры килә. Чөнки мондый исемдәге шәһәр тагын Швейцария һәм Австриядә дә бар. Шул сәбәпле, шәһәр Baden in Baden дип йөртелә башлый. Бу “Баден регионындагы Баден” дип тәрҗемә ителә. Әйткәндә җиңелрәк булсын өчен “in”ны төшереп калдырганнар. Әлеге исем 1931 елда рәсми рәвештә теркәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев