«НИ ӨЧЕН?»: ХӘТЕР
Ни өчен күзне йомгач, мәгълүмат яхшырак истә кала? Ни өчен кайчак сүз тел очында тора, әмма без аны әйтә алмыйбыз? Җаваплар «Ни өчен?» сәхифәсендә.
Ни өчен күзне йомгач, мәгълүмат яхшырак истә кала?
Галимнәр тикшеренүләр уздыргач, мондый нәтиҗә ясаган: күзләр йомык халәттә хәтер яхшырак эшли. Бу нәрсәгә бәйле соң? Күзләр йомык булганда кешегә әйләнә-тирәдәге мәгълүматны истә калдырырга кирәкми. Ә димәк, башка мәгълүматны истә калдырырга өстәмә энергия кала.
Нәрсәне дә булса искә төшерәсе булганда бу шулай ук ярдәм итә.
Ни өчен кайчак сүз тел очында тора, әмма без аны әйтә алмыйбыз?
Presque vu халәте күпләргә таныштыр. Кечкенә чакта ул безнең белән сирәк була, олыгайган саен ешая бара. Преске вюның ни сәбәпле барлыкка килүенең төгәл аңлатмасы юк. Әмма ике төп теориясе бар.
Беренче теория. Хәтер сүзне искә төшерер өчен җитми, әмма аны хәтерләткән халәтне барлыкка китерү өчен җитә.
Икенче теория. Искә төшерер алдыннан баш мие мәгълүмат туплый башлый. Шуның нәтиҗәсендә преске вю барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев