НИ ӨЧЕН: ЕЛАН, ҮРМӘКҮЧ, КҮБӘЛӘК
Үрмәкүч яки елан тешләп кешеләр ни өчен сирәк үлә? Ни өчен күбәләкләрнең канатында еш кына елан сурәтен күрергә мөмкин? Бу сорауларга җавап “Ни өчен?” сәхифәсендә.
Үрмәкүч яки елан тешләп кешеләр ни өчен сирәк үлә?
Үрмәкүчләрдән һәм еланнардан кешеләр бик нык курка. Аларның аяклары йә юк, йә бик күп. Һәм безнең өчен бу - бик сәер һәм куркыныч күренеш. Күпләр бар нәрсәдән дә бигрәк нәкъ менә шулардан куркуларын яшерми. Шулай ук алар елан яки үрмәкүч тешләсә, кеше шунда ук үлә дип уйлый. Һәм мондый хәлләр бик еш була, дип ялгыша. Чынлыкта бу алай түгел.
Күп кенә еланнарның бөтенләй агуы юк. Агуы булганнарының да кешегә зыяны тими, ягъни аларның агуы кешегә начар тәэсир итми. Ә хәзер үрмәкүчләргә күз салыйк: мисал өчен, Австралиядә агулы үрмәкүчләр бик күп, тик никтер андагы халык алар аркасында бик сирәк үлә. Моның сәбәбе – агу кайтаргыч чаралар (противоядие) һәм медицианың алга китүе.
Ярый, сезне агулы елан тешләде ди. Әле ул гел үзенең агуын калдырмый. Әгәр елан сезне агуларга уйламаса, бары тик тешләп кенә китәчәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 50% очракта еланнар шулай итә дә.
Күпләр бөтен үрмәкүчләр дә тешли, дип саный. Чынлыкта исә үрмәкүч бездән без аннан куркканга караганда күбрәк курка.
Агулы үрмәкүч тешләгән очракта та сезнең үлү ихтималыгыз бик аз. Сез хастаханәгә барып җитешәчәксез. Хәтта Австралиядә дә менә инде ничә ел үрмәкүч тешләп үлүчүеләр юк икән.
Болар берсе дә сезне үрмәкүч яки елан тешләсә, табибка мөрәҗәгать итмәскә кирәк, дигән сүз түгел. Киресенчә, мөмкин кадәр тизрәк агу кайтаргыч кадатырга кирәк.
Бүгенге көндә бу бик гади эш.
Ни өчен күбәләкләрнең канатында еш кына елан сурәтен күрергә мөмкин?

Күбәләкләр үзләре бу турыда белми дә. Аның каравы, кошлар еланнарны бик яхшы белә. Ә кошлар күбәләкләрне аулый. Еланнарны күреп танымый торган кошлар еш кына аларның корбаны була. Нәтиҗәдә, алар нәселне дә азрак калдыра. Шулай итеп, эволюция иң сак кошларны исән калдыра. Әлеге сак кошлар рәсемле күбәләкләрне дә читләтеп уза. Чөнки кайчак аларның канытындагы сурәтләр нәкъ елан кебек була. Әлеге рәсем чын еланга күбрәк охшаган саен, бу күбәләкнең исән калу ихтималы (ә димәк, нәсел калдыру ихтималы да) зуррак. Бик үк аңлашылып бетми торган сурәтле күбәләкләр шулай ук эволюция тарафыннан юк ителә, ә инде чын еланга охшаганнары кала, киләсе буыннарда камилләшә. Кайчак аларда хәтта вак кына детальләрне (мәсәлән, күз карасындагы якты тапларны) дә күрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев