НИ ӨЧЕН ОЛЫ БУЫН ДӨНЬЯНЫ ЗУМЕРЛАР ҺӘМ МИЛЛЕНИАЛЛАР КУЛЫНА ТАПШЫРА АЛМЫЙ?
Һәр буын үзеннән соң килүчеләргә урын калдырырга тиеш кебек. Тормыш — шундый процесс: берәүләр китә, икенчеләр килә, тәҗрибә тапшырыла, дөнья үзгәрә. Әмма XXI гасырда бу схема эшләми башлады. Миллениаллар һәм зумерлар инде күптән үсеп җиттеләр: алар эшли, укый, уйлый, иҗат итә. Алар дөнья проблемаларын күрә, аларның чишелешен тәкъдим итә. Әмма, ни сәбәпледер, буын алышыну бик әкрен бара.
Дөньяның төп икътисади ресурслары әле дә булса өлкән буын кулында. Банклар, корпорацияләр, медиахолдинглар, хөкүмәтләр — болар барысы да әле һаман 1960–1970 елларда туган кешеләр кулында. Олы буын вәкилләре бу системадан китәргә ашыкмыйлар. Капитал тапшыру мәсьәләсе — гадәти генә матди мирастан гына тормый, ул шулай ук идарә итү ысулларын, кыйммәтләрне, карашларны тапшыру мәсьәләсе дә. Ә яшьләр тәкъдим иткән яңа модельләр, экологик җаваплылык, социаль тигезлек, цифрлы ирек — болар өлкәннәр өчен шик тудыра. Алар өчен бу идеяләр артык утопик, артык хыялый, тормыштан ерак булып күренә.
Сәясәт өлкәсендә дә шундый ук картина күзәтелә. Парламентларда, министрлыкларда яшьләр саны бик аз. Күпчелек җитәкче урыннарда — олы буын вәкилләре. Яшьләр протест белдерә, активлык күрсәтә, интернетта фикерләре белән бүлешә, әмма аларны тыңлыйлар гына, ишетә алмыйлар. Чөнки бүгенге системада хакимият сәләте тәҗрибә, стаж, һәм «ничек кирәк» дигән кагыйдәләр буенча тапшырыла. Ә бу кагыйдәләрне яшь буын кабул итми — алар башкача уйлый, башкача яши.
Кыйммәтләр арасындагы каршылык та зур. Миллениаллар һәм зумерлар өчен мөһим нәрсәләр — менталь сәламәтлек, шәхси чикләр, экологик чисталык — олы буын өчен еш кына икенче планга кала. Алар өчен төп кыйммәт — тотрыклылык, тәртип, тырышлык. Шуңа күрә яшьләрне «иркә», «сизгер», «чынбарлыктан ерак» дип бәялиләр. Ә яшьләр олы буынны иске карашлы, прогрессны тоткарлаучы дип күрә.
Цифрлы дөнья бу хәлне катлауландыра гына. Яшьләр технологик яктан бик үсешкән, интернет белән иркен файдалана, яңа платформалар барлыкка китерә, виртуаль оешмалар булдыра. Әмма бу виртуаль активлык реаль идарәгә әйләнми. Лайклар белән дөньяны үзгәртеп булмый, ә реаль карарлар кабул итү мөмкинлеге аларның кулына эләкми.
Кайвакыт яшь буынның йогынтысы зур кебек күренә: алар трендлар тудыра, яңа сәнгать, музыка, стиль формалаштыра. Әмма бу — мәдәни йогынты гына. Сәяси, икътисади, социаль көч — әле дә булса башка кулларда. Бу — үзенә күрә «ялган прогресс»: яшьләрне күрәбез, аларны тыңлаган булабыз, ләкин чынлыкта аларга ышанмыйбыз һәм дөньяны аларга тапшырырга әзер түгелбез.
Олы буын ни өчен бу тапшыруны кичектерә? Беренчедән, курку. Курку — үзеннән соң бөтенләй башка дөнья калдырасыңны аңлау. Икенчедән — ышанмау. Тормышны баштанаяк үзгәртәсе килгән буыннарга карата табигый саклык. Әмма вакыт үзенекен ала. Буын алышына, системалар да алышынырга мәҗбүр булачак. Сорау шунда гына: без бу алышынуны конфликт аша уздырачакбызмы, әллә аңлау, диалог, җаваплылык аша уздырыйкмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев