Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН КЫЗЛАР МӘКТӘПТӘ ЯХШЫРАК УКЫЙ?

Кызлар мәктәптә ешрак югары билгеләр ала. Әмма бу алар малайларга караганда акыллырак дигән сүз түгел. Галимнәр моны яшүсмер чорында баш миенең төрлечә үсүе белән аңлата.

Сөйләм һәм уку күнекмәләре иртәрәк үсә

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кызларның сөйләм, уку һәм язу күнекмәләре уртача бер ярым елга иртәрәк формалаша. Шуңа күрә 12–14 яшьләрдә алар фикерләрен җиңелрәк белдерә, сүзләрне тизрәк искә төшерә һәм кайбер уку биремнәрен уңышлырак башкара ала.

Галимнәр үткәргән тәҗрибәдә 13 яшьлек кыз һәм малайдан бер минут эчендә билгеле бер хәрефтән башланган мөмкин кадәр күбрәк сүз әйтүләрен сораганнар. Күпчелек очракта кызлар малайларга караганда шактый күбрәк сүз әйтә алган.

Баш миендәге аермалар нәрсә белән бәйле?

Белгечләр фикеренчә, моның сәбәбе сөйләм һәм карар кабул итү өчен җаваплы ми өлкәләренең кызларда иртәрәк үсүендә.

Моннан тыш, баш миенең ике ярымшарын тоташтыручы өлеш кызларда яшүсмер чорында бераз зуррак була. Шуңа күрә аларга бер эштән икенчесенә күчү, берничә бурычны берьюлы үтәү җиңелрәк булырга мөмкин.

Ләкин бу аерма вакытлыча гына. Берничә елдан соң малайлар да бу күрсәткечләр буенча кызларны куып җитә.

Эмоцияләр белән эш итү дә төрлечә бара

Эмоцияләр өчен җаваплы ми структуралары кызларда уртача 18 айга иртәрәк җитлегә. Шуңа күрә күп кенә кызлар үз хисләре турында сөйләшергә җиңелрәк таба.

Малайлар исә ешрак күңелендәге кичерешләрне эчләрендә саклый. Әмма бу аларның азрак хисләнүен аңлатмый — бары тик эмоцияләрне белдерү рәвеше генә төрле булырга мөмкин.

Ни өчен кызларның билгеләре ешрак югарырак?

Педагоглар һәм психологлар фикеренчә, кызларда оешканлык, игътибарны туплау һәм биремнәрне вакытында үтәү күнекмәләре дә иртәрәк формалаша.

Өй эшләрен вакытында башкару, дәресләргә әзерләнү, уку материалын тәртипкә салу кебек сыйфатлар мәктәптәге уңышка турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа күрә уртача алганда кызларның билгеләре ешрак югарырак була.

Ә математикада кем көчлерәк?

Озак еллар дәвамында «малайлар математикага сәләтлерәк» дигән фикер яшәп килде. Әмма соңгы елларда үткәрелгән зур тикшеренүләр бу карашны расламады.

Миллионлаган укучы катнашкан тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бүгенге мәктәпләрдә кызлар белән малайларның математик мөмкинлекләре арасында җитди аерма юк. Галимнәр фикеренчә, уңыш күбрәк тырышлыкка, кызыксынуга һәм белем алу мөмкинлекләренә бәйле.

Иң мөһим нәтиҗә

Фән күрсәткәнчә, кызлар һәм малайларның баш мие төрле темпта үсә. Әмма бу кемнеңдер икенчесеннән өстен булуын аңлатмый.

Һәр кешенең мөмкинлекләре аның җенесенә генә түгел, ә тәрбиясенә, мохитенә, тәҗрибәсенә һәм тырышлыгына да бәйле. Шуңа күрә кызлар да, малайлар да үзләре теләгән өлкәдә уңышка ирешә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев